

Кайбер җитәкче иптәшләр булачак район үзәген Илеш авылында (хәзер Ябалак авыл советы) яисә Андреевка авылында урнаштыру ягында торалар. Әмма бу авылларның географик яктан район чигендә булулары бу уйдан кире кайтырга мәҗбүр итә. Шулай итеп, район үзәге Югары Яркәйдә урнаша.
Илеш исемен кушу берничә сәбәпләргә бәйле. Беренчедән, ул елларда Дүртөйле районы составында халык хуҗалыгы планнарын үтәүдә, бигрәк тә тотрыклы һәм югары уңыш алуда Илеш авыл Сове-ты беренчеләрдән була. 1934 елда оештырылган Бөтенсоюз конкурс-ярыш нәтиҗәләре буенча авыл Советы Башкортстан күләмендә җиңеп чыга. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, диплом һәм “М-1” маркалы җиңел автомашина белән бүләкләнә. Билгеле, бу данлыклы авыл Советының исемен сакларга кирәк була.
Икенчедән, Уфа губернясы Бөре өязендә яңа административ органнар оештырылган чорда безнең якларында беренчеләрдән булып Илеш волосте (үзәге Илеш авылы) оештырыла. Документларда билгеле булуынча, аның оешу вакыты ХIХ гасырның 90 елларына туры килә. Күрәсең, районга Илеш исеме биреп, бу тарихи дәлилне истә тотарга кирәк булгандыр.
Өченчедән, (субъектив дәлил булса да), ул елларда Дүртөйле районының партия-совет органнарының җитәкчеләре – безнең якларда туып-үскән һәм яшәп киткән райкомның беренче секретаре И.Ф.Иванов (Вот. Мәнәвездән), район Советы башкарма комитеты председателе М.Х.Иркәбаев (Исәмәттә туган, 19221925 елларда Илеш Волкомы секретаре булып эшләгән), профсоюз оешмаларының бүлекчә мөдире Габбас Рафыйковның Илеш исемен калдыруда шактый йогынтысы булган.
Инде яңа Илеш районы органнарын оештыру, аларның эшчәнлегенә, гомумән, бу чорда район хезмәт ияләре алдында торган проблемаларга тукталып китик.
Илеш районын төзү өчен Башкортстан Үзәк башкарма Комитеты карары нигезендә оештыру комитеты эшен башлап җибәрә. Бу җаваплы эш соңыннан район Советы башкарма комитетының беренче председателе итеп сайланган якташыбыз, РСФСР әһәмиятендәге персональ пенсионер, СССР журналистлар берләшмәсе әгъзасы, хәзер инде мәрхүм Габбас Рафыйковка һәм Өлкә Башкарма Комитеты инструкторы Һадый Нәзировка йөкләтелә.
Яңа район оештыру өчен кирәкле документларны туплагач, оештыру комитеты әгъзалары Югары Яркәй авылына килә һәм кичекмәстән эшен башлап җибәрә.
-Дүртөйледән шкаф, өстәл, утыргыч, счет кебек кирәк-яраклар алып киленде, - дип язган Г.Рафыйков соңыннан үзенең истәлекләрендә. Оешмаларны урнаштыру өчен биналар юк иде, шулай да әмәлен таптык. Район Советы башкарма комитеты, финанс, сәламәтлек саклау һәм башка бүлекләрне Югары Яркәй авыл гражданнарының шәхси йортларында урнаштырып, эшне зур дәрт белән башлап җибәрдек. Оештыру комитетының 1935 елның 12 февралендә үткәрелгән утырышында (1 нче протокол төзелә) яңа район оештыру, аның булачак урынын һәм булачак бүлекләрне оештыру өчен җаваплы кешеләр тәгаенләнә.
Оештыру комитеты секретаре вазифасы Нәҗметдин Зөбәеровка, җир бүлеген (райзо) оештыру Жижинга, сәламәтлек саклау бүлеге Әбделхаковка, юл эшләре бүлеге Трапезниковка, саклык кассасы Зәки Кәбировка, элемтә һәм почта эшләре А.Страховка, мәгариф бүлеген оештыру Выйльдановка йөкләтелә. Район башкарма комитетының оештыру бүлеге инструкторлык вазифасы Габитов һәм Фазыловка тапшырыла.
Югарыда исемләнгән җаваплы иптәшләргә бүлекләрне оештыру эшен шул елның 13 февраль көненнән башлап җибәрү бурычы куела. Әйтергә кирәк, бу эш ул вакыт өчен үтә җаваплы һәм катлаулы була. Чөнки әзер биналар булмау сәбәпле, аны табарга (шәхси гражданнар белән килешү нигезендә), бинаны кышкы чорда җылытырга, яктыртырга, оешмада эшли алырлык кадрлар әзерләргә кирәк була.
Оештыру комитеты алдына киләчәктә хәл ителергә тиеш булган көнкүреш һәм икътисади мәсьәләләр дә килеп баса. Моңа 1935 елның 13 феврале көнне үткәрелгән икенче утырышның көн тәртибе нигезле дәлил булып тора. Анда Түбән Череккүл авыл Советы башкарма комитеты рәисе Тимерхан Тимергазинның, “Кызыл фронтовик” (Югары Йонны авылы) колхозы рәисе Хәмидуллинның, Карабаш авыл Советы башкарма комитеты рәисе Кәлимулла Хәбибуллинның язгы чәчүгә әзерлекләре турында информацияләре тыңланып, бу әзерлекне тизләтергә һәм яхшыртуга юнәлтелгән карар кабул ителә. Утырышта шулай ук район колхозларындагы барлык атларның язгы кыр эшләренә яраклыгын тикшерү буенча белгечләрдән комиссия төзелә. Аның составына райзо вәкилләре Г.Насыйбуллин, Жижин, ветфельдшер Пономарев, зоотехник Биккузин һәм Галиев кертелә. Соңыннан бу комиссия колхозлардагы атларны тикшереп, аның нәтиҗәлелеген район башкарма комитетында карау өчен тәкъдим итә.
Районның административ оешмаларын, аларның җитәкчеләрен рәсмиләштерү һәм алда торган көнүзәк бурычларны билгеләү кичектергесез чараларның берсе була. Аларны тормышка ашыру максатында район Советының беренче съезды (ул вакытта шулай атала) чакырыла. Ул 1935 елның 2-3 мартында Югары Яркәй авылынның Куйбышев урамында урнашкан мәчет бинасында уздырыла.
Съездда барлык авыл Советларыннан, колхозлардан сайланган вәкилләр катнаша. Анда Советларның Бөтенсоюз җиденче съезд йомгаклары буенча Илеш партия райкомының секретаре (беренче) В.Вахитов, язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы турында Г.Рафыйков доклад белән чыгыш ясый.
Съезд соңында 25 кешедән район Советы составы оештырылып, аның президиумы сайлана.
(Дәвамы бар).