

Чәчләребезне матур итеп үреп, күбәләктәй бантиклар тагып, үзе бәйләгән кофталарны кидереп, яшь арабыз өч яшькә якын булса да, безне игезәкләрдәй киендергән әниебез - бүген иңендә 36 ел хезмәт стажы булган ветеран укытучы.
Кечкенә чагыбызда ук олы җанлы, һәрчак көләч йөзле, мөлаем укытучы – әниебезгә карата соклану катыш горурлык хисләре белән яшәдек. Мөгаллимә булу теләге дә шул вакытларда тугандыр бездә, мөгаен.
Бердәнбер туганым, сеңлем Гүзәл кечкенәдән үк я “бухгалтер апа”, я “укытучы апа” булырга хыяллана иде. Шушы теләкләре аны Этәй урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, башта Минзәлә педагогия училищесына, аннары Чакмагыш кооператив техникумына алып килә. Ике уку йортын да кызыл дипломга тәмамлады ул.
Белемен тагын да арттыру максатында читтән торып Бөре педагогия институтында, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең икътисад-юридик академиясендә укып чыкты.
Кечкенәдән үзаллы эшләргә, фикер йөртергә өйрәнгән туганым бер эштән дә куркып тормый. Үзенең хезмәт юлын Теләпән башлангыч мәктәбендә укытучы-мөдир булып башлый. Соңыннан Буралы башлангыч мәктәбендә яшь буынга белем бирә. Югары Яркәйдә шәхси эшкуарда компьютерлар залында администратор була. Кайда эшләсә дә, үзенең тырышлыгы, тәвәккәллеге, таләпчәнлеге белән аерылып тора ул, коллектив абруен казана.
Кайсы яктан алсаң да, Гүзәлебез үзе турында бары тик соклану хисләре генә уята. Кул эшләре остасы буларак, чигелгән картиналары, тамбур энәсе белән тудырган гөлләмәләре, сәйләннәрдән, тасмалардан ясалган, оригами ысулы белән эшләнгән искиткеч матур кул эшләре, фантазиягә бай сеңлемнең дөньясын бизәп, күңелне назга күмә. Уй-хисләрен шигырь юлларына салып, каләм дә тибрәтә ул. Әниемнең зур таянычы булган Гүзәлебез бүгенге көндә Югары Яркәйдә тормыш иптәше Эльмир белән кавышып, олы мәхәббәттән туган уллары Самирга, Данирга, кызлары Данияга тиешле тәрбия биреп, бәхетле тормыш көтәләр. Бертуганың белән тату, дус булып, киләчәктә бер-береңә терәк, кирәк булып гаиләләребез белән бәхет тоеп яшәргә язсын.
Рита ИДРИСОВА. Казан шәһәре.