

Районыбыз халкы әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылый. Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбыз бар. Кайсы тармакны алсак та, тырышлык, бердәмлек белән югары үрләр яулана. Кешеләрнең яшәешен, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә, авылларда гаилә фермалары сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.
Хөрмәтле райондашлар, сезнең һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.