Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
5 ноябрь 2025, 09:45

Бер гасыр гомер

Ике гасырны тоташтырган бик озын гомер юлы. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, үзәккә үткән ачлык, югалтулар, кайгылар... Нинди генә чаклары булмагандыр гомер юлында. Көчле рухлы, уңган, җитез, кирәк чакта усал да була белгән кадерле нәнәебез авырлыкларга һич тә бирешмәгән. Әнә 100 яшендә дә заманнан һич тә калышырга теләми ул, телефоннан балаларына - оныкларына шалтыратып, хәлләрен сорашып кына тора, акылы камил һәм хәтере яхшы, зиһене сокланырлык аның. Тик менә балалык чорыннан ук башланган сугыш афәте һич кенә дә хәтереннән чыкмый аның.

Бер гасыр гомерБер гасыр гомер
Бер гасыр гомер

Кадерлебез 1925 елның 3 ноябрендә ТРның Актаныш районы Аеш авылында Мөкәрәмә һәм Мөхәмәдулла Мөхәмәдуллиннарның тату гаиләсендә дөньяга аваз сала. Аңа Икълимә дип исем кушалар. Иң өлкәне булмаса да кечерәк туганнарын кайгырту, аларны курчалау һәрчак нәнәебез иңнәренә төшә.

Аңа авыл мәктәбендә 4 сыйныф кына белем алырга туры килә. Арытаба өлкәннәр белән беррәттән җиң сызганып эшкә тотына. Нәнәебезнең хезмәт юлы шулай башланып китә.

Авылдан бер төркем кызларны җыеп, чит якларга торф чыгарырга озаталар, шулар арасында нәнәебез дә була. “Сугыш башлан ган” дигән кайгылы хәбәрне нәкъ шунда эшләгәндә ишетә кызлар. Күп тә үтми әтисен сугышка алалар. Яшь кенә нәнәебез өйдә энесе һәм сеңлесе белән ялгызы калган әнисе өчен борчыла, аларның бер ярдәмчесез калуын яхшы аңлый ул, һәм ничек итсә итә туган авылына – әниләре янына колхозга эшкә кайта.

Сугыш башлангач, авылда картлар белән бала-чагалар гына кала. Нинди эш кушалар, көч җитәмеюкмы, барысына да тотына нәнәй. Өйдә генә түгел, колхозда да эшне җиренә җиткереп эшләгәнен күрәләр кызның. Сугыш вакытында фронтны туендыру колхозлар өстенә төшә, нәнәебез гел алдынгылар рәтендә була.

Әйе, авыр гына түгел, куркыныч заманда узган бу чор кешеләренең балачагы, үсмер еллары. Бер уч солы урлаган өчен төрмәгә ябарга да сорап тормаганнар. Нәнәйнең гаиләсе сынаттырмый, авырлыкларга бирешми арыганнарын да белми колхозда тир түгә. Кызганычка каршы, әтисе сугыш яланында ятып кала.

Сугыштан соң дөньялар тынычлангач, ул үзенең парын Аккүз авылы егете Хәнәфи Гыйздәтулла улын очрата. Бераз очрашып йөргәч гаилә коралар. Нәнәй балалар бакчасында - тәрбияче ярдәмчесе, ерак бабабыз тегермәнче булып эшли, ат белән йөри торган була. Алар күпләргә үрнәк булып, тату яшиләр. Дүрт балага гомер бүләк итәләр. Үз тырышлыклары белән яңа йорт җиткереп керәләр. Ике якны да тигез күреп, ялгыз яшәгән өлкән яшьтәге әниләрен үзләре янына яшәргә алып киләләр, кадер-хөрмәт күрсәтеп дөнья көтәләр. Кадерлеләребез бик кунакчыл булганнар, шуңа күрә авыл халкы аларны ярата, хөрмәт итә, сагынып искә ала.

Шулай матур гына яшәп ятканда гаиләгә ачы кайгы килә – ерак бабабыз каты авырудан мәрхүм була. Нәнәебез авырлыкларга бирешми, балаларын аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгара. Гомер буена ерак бабабызга тугры кала.

Балалары барысы да һөнәрләр алып, гаиләләр корган, үзләре оныклар үстерә. Алар туган йортларына еш кайтып, әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтәләр.

Кадерле нәнәебез - сугыш чоры баласы, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Ул “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

Нәнәебезнең 4 баласы, 12 оныгы, 23 оныкачы бар. Ул аларның һәрберсенең исемен, туган көннәрен белә.

“Мин бик бәхетлемен. Бала чагында күргән авырлыклар шушы матур дөньяларны күрер өчен сынау булгандыр. Яшәү яме – балаларда. Балаларым да, оныкларым да йөзгә кызыллык китермәде. Бердәм, тату гаилә булдык, һәр эшне бергәләп башкардык. Үзем дә гомер буе тик торырга яратмадым, авыр эштән куркып тормадым. Өйдә дә, колхозда да җиң сызганып эшләдем. Олыларга хөрмәт күрсәттем, кечесен - кече итеп күңелләрен күрергә тырыштым. «Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит», - ди үрнәк булырлык озын, матур тормыш юлы үткән кадерлебез.

Бүгенге көндә дә ул бер тик тормый: матур итеп оекбашлар бәйли, бакчасында кишерен, суганын, бәрәңгесен үстерә, җиләк-җимешен җыеп кайнатмалар әзерли.

Без - балалары, оныклары кадерлебезгә бик зур рәхмәтлебез. Аның белән горурланабыз, хөрмәт итәбез, яратабыз һәм алдында башыбызны иябез. Киләчәктә дә безнең янәшәдә үзенең төпле киңәшләрен биреп, сәламәтлектә яшәвен, хәерле гомер телибез.

Оныгы Чулпан КАШАПОВА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас