

Соңгы биш ел эчендә бердәм дизайнер стиле белән бизәлгән, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән мондый кабинетлар республиканың төрле почмакларында барлыкка килде.
БР Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан – мәктәп стоматологиясе хезмәте уңышлы үсеш алган төбәкләрнең берсе.
“Бу эшне безнең иң яхшы практикаларыбызның берсе дип саныйм. Без укучыларга балачактан ук тешләрен сакларга ярдәм итәбез, табиблардан курыкмаска өйрәтәбез һәм балаларны уңайлы шартларда дәвалыйбыз,” - дип язды Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.
Әлеге проект кысаларында Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәптә - 2020 елда, ә Югары Яркәйнең 4 нче урта мәктәбендә 2022 елда стоматология кабинетлары үз эшен башлады. Бу кабинетлар укучыларга тиз, сыйфатлы һәм авырттырмыйча дәвалану, шулай ук теш авыруларын профилактикалау мөмкинлеге бирә.
Мондый кабинетларның булуы уку процессында мөһим роль уйный – балалар мәктәптән чыкмыйча гына кирәкле киңәшләр ала, дәвалану мөмкинлегенә ия була. Моннан тыш, стоматология кабинетлары укытучылар өчен дә уңайлы: педагоглар консультация, профгигиена һәм дәвалау өчен дә мөрәҗәгать итә.
Ике мәктәптә дә СанПин таләпләренә туры килгән бүлмәләр заманча медицина җиһазлары белән тулысынча җиһазландырылган. Укучыларны теш табибы Энҗе Рәзиф кызы Әюпова атнага өч тапкыр график нигезендә кабул итә. Көн саен ул уртача 10нан артык балага хезмәт күрсәтә.
“Биш ел дәвамында мәктәпкә шатланып киләм. Үз елмаюларын сәламәт һәм матур итеп сакларга теләгән балаларның артуы күңелле күренеш. Аларның авыз куышлыгы гигиенасына карашы үзгәрә, үз сәламәтлекләренә игътибарлары арта. Димәк, минем киңәшләр файдалы дигән сүз. Укучылар инде стоматологтан курыкмый, мине елмаеп каршы алалар. Мин дә алар белән бер дулкында булырга, сәламәт гадәтләр-гә өйрәтергә тырышам,” – ди Энҗе Рәзиф кызы.
Мәктәп укучыларын дәвалауга йөртү өчен махсус транспорт та бүленгән. Табиб профилактик тикшерүләр үткәрә, кариес дәвалый, кирәк булганда кабат кабул итүгә яки район үзәк дәваханәсенең стоматология поликлиникасына юллама бирә.
2025–2026 уку елында Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәп базасында Иске Кыргыз, Югары Манчар, Ишкар урта мәктәпләре укучылары, ә Югары Яркәйнең 4 нче урта мәктәбендә Иске Күктау урта мәктәбе укучылары тешләрен дәвалау мөмкинлегенә ия булачак.
Бу эш – республикабызда балалар сәламәтлеген саклау юнәлешендә зур һәм әһәмиятле адым.
Лилия ЙОСЫПОВА.