Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 ноябрь 2025, 05:30

Хезмәте югары бәһаланды

Башкортстан Республикасы көне уңаеннан Уфада Республика Башыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында “Илеш ветеринария станциясе” ДБУның лаборатория-диагностика бүлеге мөдире Равил Әгъзам улы Фәттахов та бар иде. Аңа «Русия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы» исеме бирелде.

Хезмәте югары бәһаландыХезмәте югары бәһаланды
Хезмәте югары бәһаланды

Кече яшьтән үк изгелеккә омтылган, бөтен күркәм сыйфатлар үрнәгендә тәрбияләнеп үскән авыл егетенең киләчәккә авыл җирлеге өчен үтә мөһим шушы һөнәрне сайлавы табигый да. 1986 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамлап кайткан яшь белгечне “Илеш ветеринария станциясе” ДБУга табиб-серолог, соңрак серология бүлеге мөдире вазыйфасына тәгаенләп ялгышмыйлар. Тәвәккәл, ныкышмалы, күпне белергә омтылучы егет беренче көннәрдән үк алган теоретик белемен практикада уңышлы куллана белүен раслый. Ял һәм бәйрәм көннәре булсынмы, елның теләсә кайсы мизгелендә, тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә ул дистә ел буена мал-туар арасында кайный: чирләр таралуга юл куймау чараларын күрә, җәрәхәтләнгән, чирләгән малларны тиешенчә дәвалап савыктырып аякка бастыруга ирешә. Дистә ел дәвамында ул шактый тәҗрибә туплый, үзен тырыш, белемле, оста белгеч итеп күрсәтә. Эшләгән елларында булдыклы, оста белгеч кенә түгел, ә эшне тирәнтен белүче, яхшы оештыручы, үзе артыннан күпләрне ияртә белүче сәләтенә ия, даими эзләнүчән һәм булдыклы җитәкче дә итеп таныта. Югары квалификацияле белгеч буларак, ул үз-үзенә һәм кул астындагы һәр хезмәткәргә гадел таләпчән: мал-туарны дәвалау, оешма-учреждениеләрдә, гражданнар хуҗалыкларында ветеринар-искәртү эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештыру, чит төбәкләрдән мал керткәндә барлык ветеринар таләпләрнең төгәл үтәлүенә ирешү, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең дә иң югары таләпләргә җавап бирүен контрольдә тоту кебек эшчәнлекнең барлык төрләрен тиешенчә башкаруга районыбызның икътисади иминлеге, мал-туар һәм кешеләрнең сәламәтлеге ныклы бәйле булуын ул барлык җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләргә дә тәфсилләп аңлата.

2011 елда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Мактау грамотасына лаек була. 2013 елдан бүгенге көнгә кадәр лаборатория-диагностика бүлеге мөдире булып фидакарь хезмәт сала. Равил Әгъзам улы шулай ук “Һөнәре буенча иң яхшысы. Башкортстан Республикасы табиб-серологы» Дипломы, «Башкортстан Республикасында ветеринария үсешенә керткән өлеше өчен медаль» белән бүләкләнде.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас