

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр дә зур сөенеч рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора.
«Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтеп торыйк» - диләр авылдашлар.
Районыбызда хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрү акцияләре дәвам итә.
Сүлте авылыннан «Чай для СВОих» инициатив төркеме 3 маскировка челтәре, Йонны авыл советы авыл биләмәсе коллективы 28 рулон изолон һәм 45 флакон водород перекисе тапшырды.
Илеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 19460 сумлык бензин пычкы, инструментлар һәм чыгым материаллары, Айгөл Якупова 4 автомобиль көпчәге тапшырдылар. Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр 29 100 сумлык бер арсенал инструментлар җыйган. «Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыятенең Нефтекама шәһәрендәге Илеш филиалы коллективы 13 000 сумлык газ баллоннары, балталар һәм чүкечләр тапшырды.
Исәмәт авылы халкы янәярдәмнең уртак эш икәнлеген исбатлады. Шәхси эшкуар Рима Ногъманова инициативасы һәм тырышлыгы белән өй кухнясында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 150 банка тәмле борщ әзерләнде. Әйтергә кирәк, Рима Рифгать кызы өчен әлеге ярдәм бер тапкырлык кына акция түгел, ә яшәү рәвеше. Ул авыл бәйрәмнәренең даими иганәчесе, җәмәгать тормышында актив катнашучы.
Кужбахтылылар да акциягә ихлас кушылып, сугышчылар ихтыяҗлары өчен мич-буржуйкалар ясаган.
Егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәрбарчасына исәнлек-саулык телибез, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ирегетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.