Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
7 ноябрь 2025, 11:30

Нәтиҗә - халык файдасына

2024 елгы туры элемтә вакытында Югары Яркәй авылындагы “Солнечная” микрорайонында яшәүче Алиса Бәхтизина төбәк җитәкчесенә мөрәҗәгать итте.

Нәтиҗә - халык файдасынаНәтиҗә - халык файдасына
Нәтиҗә - халык файдасына

“Безнең микрорайон 598 җир участогын үз эченә ала. Алар гражданнарның аерым категорияләренә түләүсез бирелгән. 2013 елдан бирле төзелеш дәвам итә, микрорайон актив үсә. Электр һәм газ белән тәэмин итү мәсьәләсе чишелде, әмма су мәсьәләсе әле дә ачык калды.
2020 елда 143 йортка суүткәргеч сузылды, әмма микрорайонны тулысынча су белән тәэмин итү өчен тагын 10 километр челтәр салу кирәк. Барлык проект документлары һәм 38 миллион сумлык уңай дәүләт экспертизасы нәтиҗәсе бар. Әмма бу сумма район өчен артык зур. Шуңа күрә, хөрмәтле Радий Фәрит улы, ярдәм итүегезне үтенәбез,” — диде ул.

Проблемадан — чишелешкә

Муниципаль район хакимияте “Солнечная” микрорайонының калган өлешенә (якынча 10 км) суүткәргеч төзү буенча проект-смета документациясен әзерләде һәм 2023 елның февралендә уңай дәүләт экспертизасы алды. Әлеге проект “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасына кертү өчен тәкъдим ителде, әмма 2024 елда яңа объектлар төзүгә заявкалар кабул ителмәү сәбәпле, программага эләкмәде.
2025–2027 елларга каралган “Авыл территорияләренең хәзерге йөзе” дәүләт программасы кысаларында да гариза тапшырылды, әмма ул конкурс нигезендә сайлап алынмады.

“Башнефть” ярдәме белән – яңа тормыш сыйфаты

Ниһаять, 2024 елның 8 октябрендә мәсьәлә уңай хәл ителде. Социаль максатчан программалар фонды аша “Башнефть” нефть компаниясе ярдәме белән проект өчен финанс чыганаклары табылды.

Ел башында подрядчы оешма билгеләнде, кирәкле материаллар сатып алынды һәм җәйге чорда төзелеш эшләре башланды. 4 августта яңа суүткәргеч системасы көйләү, юып чыгу һәм зарарсызландыру этапларын үтте.

Хәзер “Солнечная” микрорайонының барлык йортлары да тулысынча су белән тәэмин ителгән. Бу вакыйга авыл халкы өчен зур шатлык булды — чиста су һәр йортка килде.

 “Солнечная” микрорайоны мисалы — туры элемтәнең реаль нәтиҗәсен күрсәтә. Радий Хәбиров белән аралашу мөмкинлеге республика халкына үз проблемаларын турыдан-туры җиткерергә, ә хакимияткә — аларны вакытында һәм нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 11 ноябрендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры элемтә узачак.
Сорауларны республика Башлыгының рәсми сайтында махсус бүлек аша - https://vopros.glavarb.ru/, “Госуслуги. Решаем вместе” кире элемтә платформасы һәм популяр социаль челтәрләрдә (ВК, ОК) һәм МАХ һәм «Телеграм» мессенджерларында Чат-ботлар аша аша бирергә мөмкин.

Игътибар итегез, видеосораулар 10 ноябрьдә 19.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Сорауны ничек җибәрергә яки видеомөрәҗәгатьне ничек яздырырга икәнлеге турында тулырак карау өчен инструкция-сылтама: https://vk.com/wall-163733178_48240.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Нәтиҗә - халык файдасына
Нәтиҗә - халык файдасына
Нәтиҗә - халык файдасына
Нәтиҗә - халык файдасына
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас