Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
8 ноябрь 2025, 02:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре һәм агросәнәгать хезмәткәрләре, ветераннар!

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район хакимияте һәм шәхсән үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм.

Әлеге бәйрәм – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез аны дәрәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе.

Быел һава шартлары игенчеләрне сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, күп көч салып үстергән игеннәр югалтуларсыз җыеп алынып, ил бураларына салынды, алдагы елда чәчү өчен җитәрлек күләмдә орлык тупланды, азык запасы булдырылды. Гомумән, тармак уңганнары сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм республикада алдынгы урыннарны яулап, авыл хуҗалыгында үзебезнең күркәм традицияләребезне саклап калуга ирештек. Без сезнең фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез, сезнең белән горурланабыз һәм табыннарыбызны сыйлы иткәнегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык башлангычларда, районыбыз хакына игелекле хезмәтегездә уңышлар телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас