Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
8 Ноября 2025, 04:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре, аграр предприятие җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы ветераннары!

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне һөнәри бәйрәмебез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр икмәк үстерүчеләр, ит, сөт, яшелчә һәм башка продукция җитештерүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез. Быел игенчеләребез көче белән җитәрлек күләмдә ашлык ындыр табакларына кайтарылды, кышлыкка маллар өчен җитәрлек азык әзерләнде. Агымдагы елда техника яңарту, модернизацияләү, төзелеш буенча күләмле эшләр башкарылды.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары, авыр хезмәтегез, эшегезне яратып башкаруыгыз өчен зур рәхмәт. Шулай ук аерым рәхмәтемне ветераннарга юллыйм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек, бәхет-шатлыклар, мул тормыш телим.

Сергей ПИСКАРЕВ, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас