Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 ноябрь 2025, 07:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Район Советы президиумы әгъзасы һәм башкарма комитет рәисе итеп Габбас Габдрафыйкъ улы Рафыйков сайлана.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге барДанлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

Белешмә.

Г.Г.Рафыйков 1899 елда Илеш районының Игмәт авылында, ярлы крестьян гаиләсендә туган. Мәдрәсәдә укып, башлангыч белем алган. 1919-1922 елларда Кызыл Армиянең күренекле 44 нче дивизиясенә кергән Таращан полкында (Н.Щорс оештырган) пулеметчы булып хезмәт итә. 1930 елның август аеннан 1935 елның февраль башына кадәр Дүртөйле райзо мөдире һәм шул ук вакытта район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1935 елның март башыннан 1936 елның октябренә кадәр яңа оештырылган Илеш район Советы башкарма комитеты рәисе вазифасын үти. 1936-1937 елларда югары партия – совет мәктәбенең курсында укый. 1937 елның азагыннан пенсиягә чыкканга кадәр Башкортстанның төрле районнарында совет оешмалары җитәкчесе булып эшли. кинга, Баш ЦИК Президиумы рәисе А.Таһировка, Баш СНК рәисе З.Г.Булашевка. “ 2 март көнне ачылган беренче Илеш район советы съезды делегатлары Сезгә большевистик кайнар сәлам җибәрә. Съезд алда торган язгы чәчүне сыйфатлы итеп үткәрү һәм бөртекле культураларның уңышын күтәрүдә, район халкының көнкүрешен яхшыртуга һәм мәдәниятен үстерүдә район хезмәтчәннәренең армыйталмый эшләячәгенә ышандыра. Съезд президиумы”. Һәм шунысын да билгеләргә кирәк – бу коры сүз, буш вәгъдә булып кына калмый. Район күршеләребез – Дүртөйлеләр белән ярышка чыгып, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә. Әлбәттә, уңай үзгәрешләрдә Башкортстан өлкә комитеты ярдәмен, район партия оешмасы коммунистларының партия-совет активистларының өлешен билгеләми мөмкин түгел. Башкортстан өлкә комитеты архивыннан алынган мәгълүматларга караганда мөстәкыйль Илеш районы оешкан чорда 22 башлангыч партия оешмасында 325 коммунист һәм әгъзалыкка кандидат исәпләнә. Сыйнфый состав ягына килгәндә, аларның 278е крестьян, 25е эшче, 22се хезмәткәр һәм башка һөнәр ияләре була. Электән шуларның 274е Дүртөйле, 18е Чакмагыш, 33е Бакалы районнары партия оешмаларында учетта торганнар. Хезмәт юлын Кырмыскалы районында тәмамлый. 1982 елның август аенда Уфа шәһәрендә вафат була һәм Кырмыскалы авылы зиратына җирләнә.

Г.Г.Рафыйков 1927 елдан КПСС әгъзасы, РСФСР әһәмиятендәге персональ пенсионер, СССР журналистлар союзы әгъзасы булып торган.

Илебез һәм халкыбыз алдында күрсәткән хезмәтләре өчен дәүләтебезнең төрле орден-медальләре белән бүләкләнгән.

Район Советы президиумы әгъзалары итеп Г.Вахитов, Әмирханов, Г.Насыйбуллин, Н.Зөбәеров, Н.Зиннуров, Сафуанов, Бакирова, әгъзалыкка кандидатлар итеп С.Сәлимгәрәев, Габитов, Алмакаев һәм Ш.Шәймарданов иптәшләр сайлана.

Район Советы башкарма комитеты карары белән җир бүлеге мөдире итеп Сафуанов, финанс бүлегенә Әмирханов, элемтә һәм почта буенча А.Страхов, план эшләренә Кәримов, сәламәтлек саклау буенча У.Әбделхаков, мәгариф һәм культурага Выйльданов, юл эшләренә Трапезников, саклык кассасына З.Кәбиров, ОГПУ бүлекчәсе начальнигы Н.Зиннуров, район “Җиңү таңы” газетасы редакторы итеп Ш.Шәймәрдәнов раслана. Район прокуроры итеп Д.Сөләймәнов, халык судьясы булып Б.Имамов (безнең район оештырылганчы ук судья булып эшли) тәгаенләнә. Район Советы башкарма комитеты секретаре вазифасы Н.Зөбәеровка йөкләтелә.

Күренүенчә, баштагы чорда үзебездә әзерлекле кадрлар җитешмәү сәбәпле, җитәкчеләр Башкортстанның төрле районнарыннан билгеләнә. Мәсәлән, В.Вахитов Стәрлебаш райкомында секретарь, Ш.Шәймәрданов Дүртөйле район гәзите хезмәткәре, Д.Сөләймәнов Миякә районы халык суды тикшерүчесе, Г.Нәсыйбуллин Дүртөйле район башкарма комитетының оештыру бүлеге хезмәткәре. У.Әбделхаков Дүртөйле район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире булып эшләгән җирләреннән Илеш районына эшкә җибәрелә.

Район Советы съезды барышында Дүртөйле, Чакмагыш, Бакалы район Советыннан, партия өлкә комитетыннан, Баш ЦИК һәм халык комиссарлары советыннан котлау телеграммалары алына. Җавап итеп съезд президиумы түбәндәге эчтәлекле телеграмма җибәрә:

“Өлкә комитеты секретаре Л.Б.Быкинга, Баш ЦИК Президиумы рәисе А.Таһировка, Баш СНК рәисе З.Г.Булашевка.

“2 март көнне ачылган беренче Илеш район советы съезды делегатлары Сезгә большевистик кайнар сәлам җибәрә. Съезд алда торган язгы чәчүне сыйфатлы итеп үткәрү һәм бөртекле культураларның уңышын күтәрүдә, район халкының көнкүрешен яхшыртуга һәм мәдәниятен үстерүдә район хезмәтчәннәренең армыйталмый эшләячәгенә ышандыра. Съезд президиумы”.

Һәм шунысын да билгеләргә кирәк – бу коры сүз, буш вәгъдә булып кына калмый. Район күршеләребез – Дүртөйлеләр белән ярышка чыгып, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә. Әлбәттә, уңай үзгәрешләрдә Башкортстан өлкә комитеты ярдәмен, район партия оешмасы коммунистларының партия-совет активистларының өлешен билгеләми мөмкин түгел.

Башкортстан өлкә комитеты архивыннан алынган мәгълүматларга караганда мөстәкыйль Илеш районы оешкан чорда 22 башлангыч партия оешмасында 325 коммунист һәм әгъзалыкка кандидат исәпләнә. Сыйнфый состав ягына килгәндә, аларның 278е крестьян, 25е эшче, 22се хезмәткәр һәм башка һөнәр ияләре була. Электән шуларның 274е Дүртөйле, 18е Чакмагыш, 33е Бакалы районнары партия оешмаларында учетта торганнар.

1935 елның 1 мартыннан Югары Яркәй авылында район коммунистларының беренче конференциясе уздырыла. Анда барлык башлангыч партия оешмаларыннан да вәкилләр катнаша. Конференциядә язгы кыр эшләренә һәм урып-җыюга әзерлекнең торышы һәм алда торган бурычлар турындагы доклад белән В.Х.Вахитов чыгыш ясый. Ул үзенең докладында бу мөһим кампанияләрне үткәрү өчен булган мөмкинлекләрне һәм эшкә тоткарлык ясаучы кимчелекләрне күрсәтеп, тормышка ашырылырга тиешле бурычлар турында сөйли. Конференциядә шулай ук Дүртөйле һәм Краснокама районнары хезмәтчәннәре белән ярыш килешүенең шартлары карала һәм кабул ителә. Соңыннан оештыру мәсьәләләре карала, 13 кешедән торган пленум составы сайлана. Партия райкомының беренче секретаре итеп Вәлиәхмәт Вахитов сайлана.

Белешмә: В.Х.Вахитов 1894 елда Стәрлетамак районында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашкан. 1919 елда Ленин партиясе сафына кабул ителгән. Кызыл гвардияче сугыш тәмамлангач Башкортстанның төрле районнарында партия-совет оешмаларында эшләгән. Күренүенчә, гади халык арасыннан күтәрелгән җитәкче.

В.Х.Вахитов, Г.Г.Рафыйков, Н.З.Зиннуров, Ш.Ш.Шәймәрданов, Г.Г.Галәветдинов, райком бюросы әгъзасы итеп сайлана. Бюро әгъзалыгына кандидатлар итеп Әмирханов, В.Михайлов, тикшерү комиссиясе әгъзалары булып Б.И.Имамов (судья), Г.В.Вахитов (мәктәп мөдире), Нәҗмиев (район хәзерләү бүлеге) күрсәтелә.

Район партия оешмасы эшчәнлегендә “Җиңү таңы” исемендә чыга башлаган район гәзите зур ярдәм күрсәтә. Әзерлек эшләре тәмамланганнан соң аның беренче саны 1935 елның 12 мартында дөнья күрә. 1935 елның 30 июненнән соңгы саннар исә “Сталинчы” исеме белән чыга башлый.

(Дәвамы бар).    

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас