Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 ноябрь 2025, 06:30

Уңышлар барланды, алдынгылар хөрмәтләнде

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көнен, уңганнар, елдагыча, быелгысын да яхшы күрсәткечләр белән тантаналы шартларда билгеләде. Тырыш хезмәт җимешләре фойедагы муллыктан, бай ризыклардан сыгылып торган күргәзмәләрдә дә чагылыш тапты.

Уңышлар барланды, алдынгылар хөрмәтләндеУңышлар барланды, алдынгылар хөрмәтләнде
Уңышлар барланды, алдынгылар хөрмәтләнде

Тантанада сүз муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафинга бирелеп, аның чыгышы Илеш уңганнарының алтын куллары белән ирешелгән уңышларны барлауга багышланды.

- Безнең район республиканың аграр азык-төлек базасы булып санала, һәм без авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарда барабыз. Бу саннар һәм казанышлар артында - ифрат зур хезмәт, игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең, механизаторларыбызның һәм эшкәртүчеләребезнең һөнәри осталыгы.

Хуҗалыклар үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алды. Ашлыкның тулай җыемы һәм бөртеклеләрнең гектар куәте буенча район республикада – алдынгылар рәтендә. Без сыйфатлы орлык хәзерләдек, халыкны ашлык белән тәэмин иттек, фураж запасы тупладык. Көзге басу эшләре дә уңышлы төгәлләнде. Терлекчеләр дә алда торган кышлату чорына яхшы әзерләнде. Район халкына, аеруча авыл хуҗалыгына зур ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә, министрлыкларына, ведомстволарга рәхмәтемне белдерәм, - диде Илдар Иршат улы һәм бәйрәм кунакларын ихлас тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Илешлеләрнең киләчәктә дә республика алдында торган бурычларны үтәү, авыл кешеләренең яхшы яшәешен тәэмин итү өчен бар көчләрен салып эшләячәкләренә ышанычын белдерде. 

Бәйрәм кунаклары, якташыбыз, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелыш-Корылтай депутаты Ф.Р.Шәйхетдинов, Башкортстан Республикасы ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе А.Җиһаншин, БР «Россельхозцентр» ФДБУ начальнигы А.Хәмәтшин, “Россельхозбанк” җәмгыятенең Башкорт төбәк филиалы директор урынбасары Р.Биктимеров, “Племцентр” җәмгыятенең генеральный директоры И.Сәхаутдинов тәбрикләүләрен җиткерде һәм республика уңышларында илешлеләрнең дә өлеше барлыгын ассызыклап, алдагы вакытта да “Икмәкле Илеш” исемен кыю йөртергә чакырды.

Арытаба сүз район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискаревка бирелеп, ул 2025 ел нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм хезмәт уңышларына тукталды.

- Районда игенчелектә бөртекле һәм техник культураларның яңа сортларын, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең яңа технологияләрен гамәлгә кертү буенча зур эш башкарылды. Үсемлекләрне саклау чараларының, минераль ашламаларның һәм биостимуляторларның зур номенклатурасын кулланып районның алдынгы хуҗалыклары эшли. Районда төп авыл хуҗалыгы культураларының егерме ике сорты буенча орлыкчылык эше уңышлы алып барыла. Болар барысы да - Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе төбәкләренә реализацияләнүче яңа һәм перспективалы сортлар орлыклары. И.Ялалов, Г.Гайнетдинов КФХларында, “Урожай” токымчылык заводы, “Агыйдел”, “Мир”, Куйбышев ис. җәмгыятьләрдә ел саен демонстрацияле чәчүлекләргә нигез салына.

Агымдагы ел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен җиңел булмады, һава торышы кабат сюрпризлар китерде. Быел да районда гадәттән тыш хәл килеп чыкты. Сәбәбе – вегетация чорында яуган аномаль күләмдә явым-төшемнәр аркасында туфракның нык дымлануы. Нәтиҗәдә, чәчүлекләр зыян күрде, бигрәк тә көзге арыш, бодай, борчак һәм чечевица.

Катлаулы һава шартларына карамастан, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре югары нәтиҗәләргә ирешә алды. Алар 187 мең тоннадан артык ашлык һәм 15 мең тонна көнбагыш орлыгы суктырып алды. Ашлыкның тулай җыемы буенча район република буенча икенче урынны били.

Районда иген культураларының гектарыннан уртача уңышы 31 центнер тәшкил итте. «Урожай» токымчылык заводы, «Мир», Куйбышев ис. җәмгыятьләр, И.Ихсанов КФХсы кебек хуҗалыклар һәр гектардан 36-48 центнерга кадәр уңыш җыеп алуга иреште.

Быел безнең район хуҗалыклары 15 мең тоннадан артык көнбагыш җыеп алды. Бу мөһим майлы культураның уртача уңышы гектардан 21 центнер тәшкил итте. “Үзәк МТС” (2792 т), “Мир” (2523) җәмгыятьләре, И.Ихсанов КФХсы (1512) көнбагыш культурасы орлыкларын тулаем җыю буенча лидерлар булды.

Моннан тыш, быел районның 8 хуҗалыгы сояны чәчү әйләнешенә кертте. Бу техник культура кырларда 2000 гектардан артык мәйданны биләде һәм һәр гектардан уртача 19шар центнер суктырылып, 3837 тонна тәшкил итте. Г.Гайнетдинов, И.Ихсанов КФХлары, Куйбышев ис. җәмгыятьне, М.Гәрәев ис. кооперативны аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Орлык салу - үсемлекчелек өлкәсендәге эшнең төп аспекты. Киләсе ел уңышы өчен 17 мең тонна бөртекле культуралар орлыгы әзерләнгән. 

Орлык әзерләүдән тыш, киләчәк уңышның нигезе булып, шулай ук көзге культуралар чәчү һәм туфракны эшкәртү тора. Бүгенге көндә сабан эшкәртү 54 мең гектар тәшкил итә. Чәчү 8 мең гектарда башкарылды.

Сергей Петрович үз чыгышында авыл хуҗалыгында күп нәрсә кешеләргә, аларның тәҗрибәсенә һәм эшкә мөнәсәбәтенә бәйле булуын әйтте. Барлык механизаторларга, комбайнчыларга, шоферларга, ашлык киптерү, ашлык чистарту комплекслары операторларына фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Үсемлекчелек тармагындагы барлык уңышлар һәм уңышсызлыклар терлекчелек эшләренең торышына турыдан-туры йогынты ясый. Азык җитештерүгә килгәндә, биредә быел терлекләрне кышлату өчен кирәкле күләмдә азык әзерләнгәнен, кайбер хуҗалыкларның узган елдан калган азык запасы булуын билгеләп үтәргә була.

Агымдагы елда район буенча 52 мең тонна сөт җитештерелеп, бер сыердан уртача савым якынча 8 мең килограммга җитә. Шул рәвешле, район республикада сөт җитештерү буенча алдынгы урыннарда тора.

“Урожай” токымчылык заводы, Куйбышев ис., “Мир” җәмгыятьләре, М.Гәрәев ис. кооператив сөт саву буенча алдынгылар рәтендә.

9 ай нәтиҗәләре буенча районда терлек җитештерү 2 мең тонна тәшкил итте. Район буенча уртача тәүлеклек артым 800 гр тәшкил итә.

Көтүне яңарту максатыннан 544 баш токымлы тана сатып алынды, шулай ук 2529 баштан артыгы үз хуҗалыкларында әзерләнде.

Районда ветеринарлар табигатьне саклауда мөһим роль уйный. Аларның тырышлыгы белән территориядә терлекләр иминлектә һәм уңайлы мохиттә яши. Ветеринарлар терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы продуктларының иминлеген тәэмин итеп, сәламәтлегебезне саклый. 2025 елда Башкортстан Республикасы Дәүләт комитеты станциягә яңа техника һәм җиһазлар: «Газель Луидор», «Гранта» автомобильләре һәм УЗИ-аппарат бирде. Муниципаль район хакимияте автопаркны «Приора» автомобиле белән тулыландырды. Шулай ук ветеринарлар, район халкының хәвефсез яшәешен тәэмин итү өчен, торак пунктлар чикләрендә зарарлы бөҗәкләр һәм кимерүчеләр белән көрәшергә рөхсәт алды. Мөгезле эре терлекләр лейкозын уңышлы дәвалаган өчен ветеринария станциясе коллективы «Алтын көз» күргәзмәсендә бронза медаль алды.

Районда “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте базасында роботлаштырылган сөтчелек комплексы төзү проекты төгәлләнеп килә. Комплекс 1500 савым сыерына исәпләнгән. Параллель рәвештә Куйбышев ис. җәмгыятьтә 600 башка исәпләнгән яңа сыер торагы төзелә. Бу предприятиенең җитештерү куәтен арттырачак һәм терлекләр өчен шартларны яхшыртачак.

“Үзәк МТС” җәмгыятендә Ишкар авылында 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә башлады. Бу төбәкнең аграр секторы үсешендә мөһим адым булып тора.

Р.Мусин җәмгыятендә яңа ашлык склад эшли башлады. “Урожай” токымчылык заводы һәм “Агыйдел” җәмгыятьләрендә ашлык киптерү комплекслары эшкә кушылды һәм алар зур җитештерүчәнлек күрсәтә. М.Шәймөхәммәтов үз крестьян-фермер хуҗалыгында заманча сыер абзары төзеде, анда ике робот урнаштырылачак. А.Рамазанов һәм Д.Хәсәнов КФХлары шулай ук үз хуҗалыкларының инфраструктурасын яхшыртты. Бу үзгәрешләр җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә малларны ясалма орлыкландыруга ныклы игътибар бирелә. Аларда 18 техник-осеменатор уңышлы эшли. Моннан тыш, 6 КФХда малларны ясалма орлыкландыру кертелгән, районның мәгълүмати - консультация үзәге каршындагы «Партнер» кооперативы хезмәт күрсәтә.

Чыгыш ясаучы районның аграр секторы дәүләт ярдәменнән файдалануын билгеләде.

-Ел саен республика бюджетыннан максатчан программалар кысаларында һәм федераль бюджеттан финанс ярдәм күрсәтелә. Районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтләренә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Ел дәвамында район АПКсын техник һәм технологик модернизацияләү чараларын тормышка ашыруга 749 млн. сумнан артык акча тотынылды. “Росагролизинг” программасы буенча 55 млн.сумлык техника алынды.

Район республиканың мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә тора. Башкорт дәүләт аграр университеты студентлары “Урожай” токымчылык заводы, Куйбышев ис. җәмгыятьләрендә, М.Гәрәев ис., М.Горький ис. кооперативларда уңышлы практика үтте. Башкорт аграр-технология колледжының 100дән артык укучысы шулай ук район хуҗалыкларында хезмәт салды. Аларның күбесе, өлкәннәр белән беррәттән, урып-җыюда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, комбайннар һәм тракторлар белән үзаллы идарә итте.

Агымдагы елның май аенда Башкортстанның фәнне, дисциплинаара мәгарифне һәм креатив индустрияләрне үстерү үзәгендә «Профессионализм» федераль проекты җиңүчеләре арасында партнерлык турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Башкорт аграр-технология колледжы базасында «Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгында санлы технологияләр үзәге» төзеләчәк. Учреждение заманча җиһазлар кулланып, кирәкле һөнәрләр буенча белгечләр әзерләячәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары сыйфатлы белем алачак һәм партнерлардан гарантияле эшкә урнашачак.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы районыбыз егетләре үзләренә йөкләтелгән бурычларны лаеклы үти. Бу вакыт эчендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре аларга шактый финанс һәм матди ярдәм күрсәтте.

Хөрмәтле авыл уңганнары, тагын бер авыл хуҗалыгы елын уздырдык, һәм безне һава торышы ничек кенә сынамасын, сез җирдә эшләргә теләгегезне югалтмадыгыз һәм элеккечә үзегез сайлаган һөнәргә тугры калдыгыз. Моның өчен сезгә зур рәхмәт һәм хөрмәт, - диде ул чыгышын тәмамлап.

Тантана барышында алдынгылар сәхнәгә чакырылып, төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, акчалата премияләр тапшырылды, җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Бу көнне һәркем адресына бик күп теләкләр әйтелде, рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләк пакетлары таратылды, дөньядагы иң изге һөнәр ияләренә “Илеш телерадиокомпаниясе” МАУ әзерләгән видеофильм аша үзләренең һәм коллегаларының хезмәте белән якыннан танышу мөмкинлеге бирелде. Район мәдәният сараеп, Балалар сәнгать үзәге, Башкорт аграр-технология колледжы үзешчәннәренең чыгышы, бай эчтәлекле концерт программасы, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләге булды.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Уңышлар барланды, алдынгылар хөрмәтләнде
Уңышлар барланды, алдынгылар хөрмәтләнде
Уңышлар барланды, алдынгылар хөрмәтләнде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас