

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен XXII партсъезд ис. кооператив рәисе Неля Дамир кызы Әхмәтова Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.
«Алдынгы төзелеш технологияләре» җәмгыятенең ремонтлау цехы технологы Ринат Рәхимҗан улы Исламов, XXII партсъезд ис. кооператив бригадиры Илнур Глүс улы Хәмидуллин һәм «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте механизаторы Азат Флүн улы Хөснетдинов Башкорстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
М.Гәрәев ис. кооперативның баш агрономы Ришат Флүз улы Баһмановка, «Үзәк» МТС җәмгыятенең Илеш филиалының йөк автомобиле водителе Миргаяз Нәзиф улы Имамовка, “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ әйдәп баручы ветеринария табибы Айрат Мәүләви улы Әһадуллинга «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.
XXII партсъезд ис. кооперативның баш икътисадчысы Рәйфә Габбас кызы Әхмәтова һәм «Илеш» МТС җәмгыятенең икътисадчысы Рәмзия Фәнәви кызы Зарипова «Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеменә лаек булды.