

Анда теоретик белем алу өчен дә, түбәндәге һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча практик күнекмәләр алу өчен дә бөтен шартлар тудырылган: авыл хуҗалыгы җитештерүе остасы; эретеп ябыштыручы (кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру); пешекче, кондитер; гомум төзелеш эшләре остасы; йорт хуҗабикәсе; авыл хуҗалыгында электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү мастеры; ветеринария.
Колледжның теоретик һәм җитештерү буенча сыйфатлы белем бирү өчен бай, заманча матдитехник базасы бар. 425 укучыга исәпләнгән уку корпусы, 150 урынлык практик дәресләр үткәрү корпусы, 26 уку кабинеты, лаборатор-практик дәресләр өчен 8 кабинет, 5 укуҗитештерү остаханәсе, 2 спорт залы, стадион, спорт мәйданчыгы, иҗтимагыйкөнкүреш корпусы, 140 урынлык ашханә утырту урыннары, китап фонды 33 мең экземпляр булган китапханә, тулай торак, гараж, котельная, теплица, 80 тонналык яшелчә саклагыч, автозаправка станциясе, уку хуҗалыгы, 33 трактордан, 7 комбайннан, 10 автомобильдән торган машинатрактор паркы, автотрактородром.
Демонстрацион имтиханнар уздыру өчен «Пешекче эше», «Кирпеч салу», «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү», «Ветеринария», «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенцияләре буенча аккредитацияләнгән мәйданчыклар эшли.
Дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенең укыту хуҗалыгы Башкорт аграр-технология колледж 2056 га җир мәйданына ия, шуның 1128 га - сөренте җирләре. Биредә төп бөртекле культуралар: бодай, арыш, арпа, карабодай, көнбагыш, яшелчә, бәрәңге үстерелә.
Колледжның укыту хуҗалыгында көзге кыр эшләрендә авыл хуҗалыгы җитештерүе остасы һөнәре студентлары да актив катнаша. Быел әлеге һөнәр буенча 10 төркем укучылар аеруча зур уңышларга иреште. Ел саен 150 гә якын студент районның төрле предприятиеләрендә, КФХларында, оешмаларында производство практикасы уза, шуның белән бергә авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә ярдәм итә.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.