Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 ноябрь 2025, 10:00

Халык сәламәтлеге сагында – тугры фельдшер

«Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары соңгы елларда авыл җирлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен чын мәгънәсендә зур ярдәм булды. Бу федераль проектларның төп максаты – квалификацияле белгечләрне район һәм авылларга җәлеп итү, медицина ярдәменең сыйфатын һәм куллану мөмкинлеген арттыру. Әлеге программалар, һичшиксез, авыл табибы һәм шәфкать туташы һөнәрен абруйлы итүдә мөһим роль уйный.

Халык сәламәтлеге сагында – тугры фельдшерХалык сәламәтлеге сагында – тугры фельдшер
Халык сәламәтлеге сагында – тугры фельдшер

Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы: “Безнең төп бурычларыбызның берсе – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен дә уңайлы итү. «Земский доктор», «Земский фельдшер» программалары кысасында халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү тора”.

Безнең районда да әлеге проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Моңа мисал итеп Мари-Мәнәвез авылында туып-үскән, гомерен медицина хезмәтенә багышлаган Таисия Базуеваны атарга мөмкин. 42 еллык хезмәт стажына ия булган тәҗрибәле шәфкать туташы дүрт ел инде - Чияле – Әтәч авылында халык сәламәтлеге сагында. 2021 елда ул “Земский фельдшер” программасы кысаларында 750 мең сум күләмендә финанс ярдәме алу бәхетенә иреште.

Бүген исә Чияле – Әтәч авылында заманча җиһазланган, бар санитар нормаларга туры килә торган яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли. Биредә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа Нәдер, Иске Нәдер һәм Бәләкәй Тәҗәй авылларына чыгып йөрү өчен фельдшерга яңа автомобиль дә бирелде.

Фельдшер эше, һичшиксез, җиңелләрдән түгел. Тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, чакыру буенча бару, укол ясау, процедуралар башкару, пациентның хәлен күзәтү – болар барысы да зур җаваплылык, сабырлык һәм кешегә карата олы ихтирам таләп итә. Таисия Базуева бу сыйфатларның барысын да үзендә туплаган хезмәткәр.

Чияле - Әтәч ФАПында һәрчак халык агымы өзелми: кемнеңдер кан басымы күтәрелә, кемгәдер яра өчен ярдәм кирәк, кайсыберәүгә дару киңәше, ә кайчакта гади күңел тынычлыгы да җитми. Мондый чакта һәркемнең ышанычы - Таисия Базуева. Ул табибка яздыру, диспансерлаштыруның беренче этабын уздыру, кан һәм ЭКГ анализларын алу, яңа туган сабыйларга прививка ясау, профилактик тикшеренүләр үткәрү кебек күп төрле эшләрне башкара.

Дүрт дистә елдан артык вакыт дәвамында Таисия ханым үз һөнәренең бар нечкәлекләрен үзләштергән, халыкның ихтирамын яулаган. Өлкәннәр белән дә, балалар белән дә уртак тел таба белә, һәркемгә җылы сүз табып, ышаныч уята.

Хезмәт юлын авыл халкы сәламәтлеген саклауга багышлаган шундый фидакарь кешеләребез булу – безнең горурлык. Аларның тырышлыгы, сабырлыгы һәм җан җылысыннан торган эшләре авыл тормышының тоткасы булып тора.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас