

«Илһам» әдәби-музыкаль клубының үсеп килүче буынны милли традицияләргә нигезләнеп тәрбияләүдәге, мәдәниятне һәм телне үстерүдәге һәм формалаштырудагы роле бәяләп бетергесез. Шушы чорда районыбызның танылган язучылары Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин, Суфиян Поварисов, Хәсән Сарьян, Ринат Хәйри, Муса Сираҗи иҗатына багышланган хәтер кичәләре һәм конкурслар оештырыла. Клуб эшчәнлеге кысаларында шигъри кичәләр, әдәби-музыкаль кунак бүлмәләре, театральләштерелгән тамашалар, конкурслар, әдәби марафоннар, юбиляр шагыйрьләргә багышланган шигъри флешмоблар һ. б. үткәрелә.
Тантананы «Илеш районы мәдәни-ял итү үзәге» МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев ачып, клуб әгъзаларын әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрик итте. Муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитик һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Альбина Габдуллина клуб эшчәнлеген югары бәяләде, патриотик юнәлештә эшләүләрен ассызыклады, Фәвис Гарифуллинга, Шамил Хаковка Башкортстан иҗтимагый палатасының “Әтиләр даны” бүләгенең Дипломын тапшырды.
Район үзәк китапханәсе директоры Айгөл Якупова «Илһам» әдәби-музыкаль клубының эшчәнлеге киң колач алуын, сәнгать эшлеклеләреннән тыш, укытучыларга, аграр тармак хезмәткәрләренә, табибларга һәм башка һөнәр ияләренә, ветераннарга, СВОда катнашучыларга багышланган чаралар үткәрелүен, аларда мәктәп укучыларының, Башкортстан аграр-технология колледжы студентларының, район яшьләренең җәлеп ителүен әйтте.
Чарада Башкортстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, шагыйрь, язучы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы шәһәренең әдәби берләшмәсе җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрә, балалар язучысы Әлфия Ситдыйкова, ЯрЧаллыдан «Ләйсән» әдәби берләшмә җитәкчесе Роза Хәмидуллина, танылган язучы Зифа Кадыйрова һ.б. мәртәбәле кунаклар катнашып чыгыш ясады. Бәйрәмдә БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Йөзбикә Миңнебаева, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, Илеш районы Башкорт Корылтае рәисе Илшат Сибәгатуллин, Уфадан килгән кунак, танылган шагыйрә, балалар язучысы Фәрзәнә Гобәйдуллина, “Кызыл таң”, «Йәшлек» гәзитләренең журналистлары Зөһрә Исламова, Гөлнур Куватова, Чакмагыш район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алсу Гәрәева, «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәзифә Сәхапова, шагыйрәләр Рәсимә Ильясова, Резидә Каюмова, якташ шагыйрь, язучыларыбыз, җырчыларыбыз, «Илһам» әдәби-музыкаль клубы әгъзаларының да чыгышлары, музыкаль күчтәнәләре һәркем күңеленә хуш килде.
Һәрбер чорның кабатланмас үзенчәлеге бар. Чарада “Илһам” клубында үз эзләрен калдырган иҗатчыларны да искә алдылар. Зәлифә Кашапова, Мәйсә Латыйпова, Идрис Сәетгалиев, Өлфә Кашапова, Фәнис Рәхмәтуллин, Сәрия Сәфиуллина һ.б. мәңге онытылмас якты хатирә калдырды.
Кичә «Илһам» әдәби - музыкаль клубы эшчәнлеге турында слайд – презентация күрсәтү белән үрелеп барды.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.