

Бу юлларны укучы кайберәүләрдә автор аның эш алымнарын һәм аерым шәхесләрнең эшчәнлеген мактарга, якларга тырыша, дип уйлаучылар да булырга мөмкин. Җавап итеп андыйларга мин шуны әйтер идем: бу омтылыш аклау һәм яклау да түгел, ә шул чорның вакыйгаларын, аерым шәхесләрнең фидакарь, киң халык массалары мәнфәгатенә юнәлтелгән эшчәнлеген күзаллау, дөреслекне аякка бастыру булып тора.
Шул вакытта яшәгән, район оешмаларында эшләгән, бүген дә исәннәрнең сөйләвенә караганда районның партия органнары җитәкчеләренең күпчелеге гади, намуслы, тыйнак һәм халык мәнфәгатьләре өчен вакытын да кызганмыйча, аерым льготалар таләп итмичә эшләүче партия солдатлары була. Нәкъ менә аларның оештыру сәләте тынгысызлыгы гади халык массаларын алда торган бурычларны үтәүгә туплый да.
Яңа район төзелгәннән үк аның үзәген, оешма һәм учреждение биналары төзүгә зур игътибар бирелә. Өлкә органнары тарафыннан шушы максатта күп кенә суммада акча һәм төзелеш материалы бүленә.
1935 елның февраль аеннан ел ахырына кадәр Иске Күктау белән Югары Яркәй авыллары арасында буш яткан урында яңа район үзәге барлыкка килә (хәзерге Коммунистик урамыннан көнбатыш өлеше). Кыска гына вакыт эчендә 50гә якын йорт үсеп чыга. Шул ук елның август аенда район Советы башкарма комитеты белән партия комитетының берлектәге бинасына нигез салына. Мондый киң колач алган төзелеш эшләре арытаба башка авылларда да дәвам итә. Боларны раслау өчен документларга мөрәҗәгать итик.
“Район Советы башкарма комитеты һәм партиянең район комитеты бинасын төзеп бетерү өчен –89 мең, дәваханә һәм аның амбулаториясенә -251 мең, су үткәргеч өчен –120 мең, электр станциясе төзү өчен –55 мең, район клубын ремонтлау һәм аны җиһазлау алу өчен 1 мең сум акча тоту карала. (БФА, фонд Р-2637, 1 нче язма, 1 саклау берәмлеге, 347, 433 битләр).
Шул ук елда Йонны, Иске Татыш, Тәҗәй, Анач башлангыч мәктәпләре ачыла. 1936 елда Югары Яркәй җидееллык мәктәбе райондагы бердән-бер урта мәктәп итеп үзгәртелә. Район үзәгендә колхозчы яшьләр мәктәбе (ШКМ) эшли башлый.
Партиянең район комитеты һәм район Советы башкарма комитеты алдында көнүзәк бурыч булып төзелеш эшләре белән беррәттән, күмәк хуҗалык оештыруны тәмамлау һәм аларны үстерү, көнкүреш һәм мәдәни-агарту мәсьәләләрен хәл итү тора.
1935 елның февралендә үткәрелгән ударник колхозчыларның II Бөтенсоюз съезды авылда яңа тормыш төзү тәҗрибәсенә йомгак ясый һәм авыл хуҗалыгы артеленең Үрнәк уставын кабул итә. Аның нигезендә һәр авыл хуҗалыгы артеленең Уставы эшләнеп, җирләр түләүсез мәңгелеккә аларга беркетелә. Нәтиҗәдә җирләр аны эшкәртүче хуҗаларына бирелә.
Беренчеләрдән булып артельнең яңа Уставын Калинин исемендәге (Югары Манчар), “Волга” (Бүләр), “Ишкар” (Ишкар), “Искра” (Ябалак), Кызыл Байрак (Байрак), “Фән” (Лаяшты), “Авангард” (Крещенка), “Юлдаш” (Яңа Кыргыз), “Сәхи партизан” (Абдулла) колхозлары хезмәтчәннәре кабул итә. Соңыннан бу эш башка колхозларда да башкарыла. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, җирләрне файдалануга документ тапшыру авыл хезмәтчәннәрнең зур бәйрәменә әверелә.
Партия һәм хөкүмәтнең авыл эшчәннәре турындагы бу хәстәрлеге безнең район эшчәннәрен яңа хезмәт күтәренкелегенә әйди, аларда хезмәткә дәрт өсти. Районның барлык колхозларында да җирнең һәр адымын яхшылап эшкәртү, аннан мул уңыш алу өчен киеренке көрәш башлана.
Район игенчеләренең сүзе эштән аерылмый. 1935 елның язгы чәчүе вакытыннан алда тәмамлана һәм район партия өлкә комитетының, Башкортстан Халык Комиссарлары Советының күчмә Кызыл байрагын яулап ала. Көзен басулардан мул уңыш җыеп алына. Һәм район колхозлары дәүләткә икмәк тапшыру планын күпкә арттырып, срогыннан алда үтиләр. Бу эштә бигрәк тә Калинин исемендәге (рәисе Ш.Әхияров), “Восток”, Каширин исемендәге Яңа Аю авыл Советы (Рәхмәтуллин), “Юпитер” (Иштирәк, Мөбәшәров), “Искра”, “Кызыл юл” (Базытамак) колхозлары зур өлеш кертә.
Калинин исемендәге колхоз эшчәннәре иртә культураларны урып-җыю һәм дәүләткә ашлык тапшыру планын 28 августка үтәп чыгуы турында партия район Советы башкарма комитетына рапорт бирә. Алар район хезмәткәрләренә гәзит аша мөрәҗәгать белән чыгалар, үзләренең кооперация аша өстәмә рәвештә 3500 центнер ашлык тапшырулары турында белдерәләр. Керемгә бер йөк машинасы сатып алырга, колхозның электр станциясен төзеп, авылны электрлаштыруны планлаштыралар, (районның “Сталинчы” гәзите, 1935 елның 31 август һәм 20 сентябрь саннары).
Калинин исемендәге колхоз эшчәннәренең бу патриотик башлангычы район колхозлары арасында киң яклау таба, урып-җыю эшләрен, дәүләткә икмәк тапшыруны кыска срокта тәмамлауга этәреш ясый. Тарих битләрен барлаганда ул елларда бригадир булып эшләгән Зәки ага Кнәзхановны искә төшерми һич мөмкин түгел. Колхоз уңышында аның бригадасы өлеше аеруча мул була. 250 гектардагы солының уртача уңышы 35әр центнер тәшкил итә. Бу искиткеч хезмәт казанышы өчен ел ахырында З.Кнәзханов Мәскәүгә чакырылып, Ленин ордены белән бүләкләнә (орден саны –1354) һәм ул 1936 елның апрель аенда, Башкортстан комсомолы вәкиле буларак, комсомолның Х Бөтенсоюз съездында катнаша. 1938 елда безнең район эшчәннәре Зәки агайга зур ышаныч күрсәтеп, беренче чакырылыш БАССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар.
(Дәвамы бар).