Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 ноябрь 2025, 08:00

Милли горурлык хисе белән

Башкорт аграр-технология колледжында күңелгә җылылык, илһам, милли рух өстәгән иҗади очрашу үтте. Әлеге чарада Балтач, Борай, Кушнаренко, Чакмагыш, Илеш районнарыннан килгән яшь иҗатчылар, мәктәп укучылары һәм студентлар Башкортстанның күренекле әдипләре, журналистлары белән аралашу бәхетенә иреште. Очрашуны «Илеш районы мәдәни-ял итү үзәге» МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев ачып, кунакларны ихлас сәламләде, иҗади уңышлар һәм илһам теләде. 

Милли горурлык хисе беләнМилли горурлык хисе белән
Милли горурлык хисе белән

Бу көнне сәхнәдә сүз сәнгатенең якты йолдызлары вәкилләре чыгыш ясады -Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Тәнзилә Дәүләтбирдина, танылган шагыйрә һәм язучы Фәрзәнә Гобәйдуллина, “Йәшлек” гәзитенең мәдәният бүлеге журналисты, шагыйрә Гөлнур Куватова, “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе, язучы Зөһрә Исламова, “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәзифә Сәхапова, шагыйрә Рәсимә Ильясова, халык яраткан әкиятче, шагыйрь Илдус Тимерханов катнашты.

Һәр кунак үз иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды, яшьләргә киңәшләрен бирде. Залда җылы мохит, ихлас аралашу, иҗат дәрте хөкем сөрде. Өлкән буын әдипләренең чыгышларын яшь каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләре тулыландырып, очрашуга тагын да ямь өстәде.

Музыкаль бүләкләр дә кичәне бизәде. Башкортстанның халык артисты, баянчы Фирдүс Шәрәфуллинның дәртле уйнавы, Илгиз Әхмәтшинның моңлы җырлары күңелләргә үтеп керде. Шагыйрә Тәнзилә Дәүләтбирдина үзе җыр башкарып, көчле алкышлар яулады. Колледж директоры Раил Гомәров чарада катнашучыларның һәркайсына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм әлеге уку йортында укучы студентларның иҗади сәләтләрен һәръяклап ачуга мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклап, балаларны укырга да чакырды.

Әлеге очрашу республика күләмендә оештырылган беренче иҗади проектларның берсе буларак зур әһәмияткә ия. Ул Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының икенче Бөтен  русия съезды нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы күрсәтмәләрен тормышка ашыру максатыннан оештырылды. Чара муниципаль район хакимияте, район үзәк китапханәсе һәм Башкорт аграр-технология колледжы ярдәме белән үтте.

Иҗади бәйрәмне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханәче Клара Хәлиуллина оста итеп алып барды.

Мондый очрашулар яшьләрдә милли горурлык хисен уята, иҗатка мәхәббәт тәрбияли, киләчәк буынга рухи терәк була. Ә иң мөһиме - ул күңелләргә яктылык, илһам һәм ышаныч өсти.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Милли горурлык хисе белән
Милли горурлык хисе белән
Милли горурлык хисе белән
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас