Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 ноябрь 2025, 10:00

Шәфкать нуры өләшеп

«Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектының «Медицина кадрлары» юнәлеше авыл җирлекләрендә медицина хезмәтен үстерүгә зур этәргеч бирде. Әлеге программа кысаларында белгечләр, шул исәптән яшьләр дә, дәүләт медицина учреждениеләренә эшкә кайта, туган төбәкләрендә халык сәламәтлеге сагында торалар. 

Шәфкать нуры өләшепШәфкать нуры өләшеп
Шәфкать нуры өләшеп

Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы: “Безнең төп бурычларыбызның берсе – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен дә уңайлы итү. «Земский доктор», «Земский фельдшер» программалары кысасында халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү тора”.

Шундый фидакарь хезмәт ияләренең берсе - Сәеткул авылындагы фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Алинә Фәтхелисламова. Ул үз һөнәренә тугрылык һәм туган җиренә мәхәббәт үрнәге булып тора.

Алинә кечкенәдән үк кешеләргә ярдәм итәргә омтылган, медицина белән кызыксынган кыз була. Бу омтылыш аны 2021 елда Минзәлә медицина училищесына алып килә. Белемен тәмамлагач, шәһәрдә өч ел хезмәт куя, ләкин күңелендә туган авылына кайтып, үз халкына хезмәт итү теләге сүнми. Шулай итеп, Алинә бик мөһим карар кабул итә — Сәеткулга әйләнеп кайта һәм «Земский фельдшер» программасы кысаларында эшли башлый.

- Мин үз авылымда бик рәхәтләнеп эшлим. Балачактан ук белгән кешеләргә ярдәм итү, якташлар белән аралашу һәм авыр минутларда янәшә булу минем өчен зур бәхет. Бу эшне мин күңел кушуы белән башкарам, — ди шәфкать туташы Алинә Фәтхелисламова.

Алинәнең хезмәте авыл халкы тарафыннан зур ихтирам белән кабул ителә. Аның игътибарлы карашы, җылы сүзе, профессиональлеге һәм җаваплылыгы пациентларда ышаныч тудыра. Ул һәрчак ярдәмгә әзер, һәр авыруның хәленә керә белә.

Сәеткул халкы өчен Алинә Фәтхелисламова — үз эшенең остасы, җан җылысын кешеләргә өләшүче шәфкатьле куллар иясе. Мондый яшь белгечләр авыл тормышын ямьләндерә, кешеләргә өмет һәм ышаныч өсти.

Алинә кебек туган җиренә тугры, эшенә гашыйк белгечләр — безнең заманның чын геройлары.

Лилия БАЯНОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас