Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 ноябрь 2025, 10:30

Үсеш, яңарыш һәм бурычлар

Район үзәк дәваханәсендә агымдагы елның тугыз ае өчен эшчәнлеккә багышланган йомгаклау конференциясе үтте. Мондый чаралар медицина учреждениесенең үсеш динамикасын объектив бәяләү, проблемалы юнәлешләрне ачыклау һәм киләчәккә конкрет бурычлар билгеләү өчен аеруча әһәмиятле.

Үсеш, яңарыш һәм бурычларҮсеш, яңарыш һәм бурычлар
Үсеш, яңарыш һәм бурычлар

Җыелыш барышында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина учреждениенең финанс күрсәткечләренә анализ ясады. Баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Айдар Сабитов республика тенденцияләрен искә алып, үлем-китем күрсәткечләре һәм аларны киметү юллары турында сөйләде. Поликлиника мөдире Әлфия Әхмәтова исә амбулатор-поликлиник хезмәтенең төп юнәлешләрен һәм ачыкланган проблемаларны билгеләп үтте.

РМИАС мәгълүматлары буенча, 2025 елның 9 аенда районда беркетелгән халык саны 29 021 кешене тәшкил иткән. Шул чорда 9 меңнән артык граждан профилактик медицина тикшерүләре узган, алар арасыннан 2259 кеше беренчел авыру белән теркәлгән. Ноябрь аенда дәваханә базасында хәрби хәрәкәттә катнашучыларга, шул исәптән СВО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтү кабинеты эшли башлады.

Табиб-терапевтларның һәм педиатрларның ерак торак пунктларга чыгып эшләүләре дәвам итә. Күчмә бригадалар аз хәрәкәтләнүче пациентларны, яңа туган балаларны өйләрендә һәм ФАПларда тикшерәләр, кирәкле анализларга юнәлешләр, шулай ук ташламалы даруларга рецептлар бирәләр.

Районда бишенче ел рәттән уздырылган “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе быел Ишкар, Югары Манчар, Дөмәй, Яңа Күктау, Андреевка, Кужбахты авылларын колачлады. Акция кысаларында район үзәк дәваханәсе һәм Нефтекама табиблары 1200дән артык кешене тикшерде. Гражданнарга тар белгечләр консультацияләре, ЭКГ, УЗИ, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен ачыклау тикшерүләре үткәрелде. Акция барышында барлыгы 2354 кабул итү, 4298 тикшерү, 479 флюорография һәм 317 маммография башкарылган.

Тикшерүләр барышында 321 авыру ачыкланган, шул исәптән: яман шеш -11, шикәр чире- 20, артериаль гипертензия -34, артык тән авырлыгы -188, холестерин арту очраклары-23.

Медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын күтәрүнең мөһим юнәлеше булып беренчел звеноны модернизацияләү программасы тора. Аның кысаларында Чияле Әтәч, Югары Череккүл, Шәммәт һәм Иске Кыргыз авылларында заманча модульле ФАПлар сафка бастырылды. Алар барлык кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган, беренче медицина ярдәме күрсәтү, иммунизация һәм анализлар алу өчен җиһазландырылган. Моңа өстәп, ике ФАП яңа автотранспорт белән тәэмин ителгән.

Конференциядә ТФОМСның баш белгече Фәрит Төхвәтшин мәҗбүри медицина иминияте системасындагы финанс агымнарына багышланган чыгыш ясады. Соңыннан баш белгеч-эксперт Венера Мостафина һәм оештыру-методика бүлеге мөдире Людмила Духно гомум нәтиҗәләр ясады.

Йомгаклау конференциясе күрсәткәнчә, даими анализ һәм планлаштыру - район халкына күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын өзлексез яхшыртуның нигезе булып тора.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас