Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 ноябрь 2025, 09:50

Янгыннардан сак буыгыз!

Ел башыннан республика территориясендә 6727 янгын чыкты, аларда 171 кеше, шул исәптән 12 бала һәлак булды, 164 кеше тән җәрәхәте алды. Дүртөйле районара бүлеге карамагындагы территориядә 326 янгын чыгып, 4 кешенең гомере өзелде, 4 се - җәрәхәтләнде.

Янгыннардан сак буыгыз!Янгыннардан сак буыгыз!
Янгыннардан сак буыгыз!

Салкыннар башлану белән торак йортларда янгыннар саны арта. Янгыннарның 60 проценты торак йортларда чыга, өчтән бер очракта аларның сәбәбе - төзек булмаган электр үткәргечләре, шулай ук мич җылыту һәм электр җылыту приборларын эксплуатацияләү.

Йортларда һәм фатирларда янгын хәвефсезлеге чараларын истә тоту мөһим. Җылыту приборларының төзек хәлдә булуына инаныгыз. Җылыткычларны кулланганда, аларны кием яки башка предметлар белән капламагыз. Әгәр сезнең камин яки мич бар икән, төтен юлларын даими чистартыгыз һәм аларны ярыклар һәм башка зарарланулар булу-булмавына тикшерегез. Электрүткәргечнең торышын тикшереп торыгыз. Розеткаларны артык йөкләмәгез һәм зарарланган кабельләрне кулланмагыз. Йортта беренчел янгын сүндерү чаралары булырга тиеш, аларның бөтенлеген һәм төзеклеген тикшерегез.

Мичләрне, эшли торган җылыткычларны, шәмнәрне яки башка ачык ут чыганакларын күзәтүсез калдырмагыз. Җылыту приборларын карауны балаларга ышанып тапшырмагыз.

Автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштырырга киңәш итәбез. Алар янгынны иртә стадиядә ачыклауда зур ярдәмче. Газ баллоннарын файдаланыр алдыннан инструкция белән танышыгыз, аларны ягулык бүлмәләрендә һәм котельныйларда кулланмагыз, ачык яну камерасы булган җылыту приборы кабызылган очракта, котельныйда монтаж күбеге баллоннарын куллану тыела. Бу гади кагыйдәләрне үтәү сезгә елның салкын вакытында өегездә хәвефсезлекне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

Торакта янгын сүндергеч һәм янгын хәбәрчесе булырга тиеш. Алар гомерегезне саклап калырга шансларны арттырачак.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта (шалтырату бушлай): «01» - янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның шәһәр телефоныннан бердәм номеры; «101» - янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны мобиль җайланмалардан бердәм чакыру номеры; «112» - ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына шалтыратырга кирәк.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас