Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 ноябрь 2025, 08:00

Бердәмлек - уңыш нигезе

Урындагы инициативаларны яклау программасы соңгы елларда күп кенә авыллар өчен зур мөмкинлекләр ачты: юллар төзекләндерелә, мәдәни һәм социаль объектлар яңа сулыш ала. Бишкурай авыл советы да әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара: авыл халкы бердәм булып, үз биләмәсен үстерүгә зур өлеш кертә.

Бердәмлек - уңыш нигезеБердәмлек - уңыш нигезе
Бердәмлек - уңыш нигезе

2024 елда Бишкурай халкы урамнарны тәртиптә тоту өчен зур әһәмияткә ия булган проектны гамәлгә ашырды. “МТЗ82.1” тракторына тагылма инвентарь сатып алыну – авылны кышын кардан, җәен чүп-чардан вакытында чистартып тору мөмкинлеген арттырды. Бу – көндәлек тормышны күпкә уңайлаштырган мөһим чара.

Агымдагы елда исә игътибар Бишкурай мәдәният йортына юнәлтелде. Авыл кешеләре, битараф булмыйча, үз көчләре һәм теләкләре белән капиталь ремонт эшләрен башкаруга кушылды. Бер ай эчендә мәдәният йорты танымаслык булып үзгәрде: фойе стеналары штукатурланды һәм яңадан буялды, түшәм яңартылды, идәннәр плитә белән түшәлде, канализация үткәрелде, инженер коммуникацияләре тәртипкә китерелде һ.б.

Моннан тыш, “Бердәм Русия” партиясенең “Гамәлдәге эшләр” проекты ярдәмендә сәхнәдәге шторалар тулысынча яңартылып, залга ямь һәм тантаналык өстәде.

Шушы көннәрдә мәдәният йортын кабул итү чарасы үтте. Бу вакыйга авыл халкы өчен генә түгел, район мәдәни тормышы өчен дә әһәмиятле булды.

Чарада “Мәдәни-ял итү үзәге” МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев катнашып, бишкурайлыларның актив позициясен зурлады: – Бу проекттан сезнең актив катнашуыгыз аерылып тора. Авыл халкының үз йортына, үз мәдәният учагына битараф булмавы шатландыра. Яңа ремонт авыл тормышына тагын да җан өрәчәк, – дип билгеләп үтте ул.

Биләмә башлыгы Ильвир Хәмидуллин да бу проектның әһәмиятенә зур бәя бирде: – Урындагы инициативаларны яклау программасы бик күп файдалы эшләргә этәргеч бирә. Бер яктан, хөкүмәт зур финанс ярдәм күрсәтә, икенче яктан, халыкның үзенә ышаныч арта. Авыл халкы берләшә, уртак эш өчен янып-көя башлый. Ә иң мөһиме – күренерлек нәтиҗәләр бар. Бу безне яңа башлангычларга илһамландыра, – дип ассызыклады ул.

Тантаналы чара тәмамлангач, район мәдәният сарае хезмәткәрләре кунаклар һәм авыл халкы өчен җыр-биюгә бай, күркәм концерт программасы тәкъдим итте. Яңартылган мәдәният йортының якты, иркен залында яңгыраган җырлар һәм дәртле биюләр авыл халкына күтәренке кәеф бүләк итте.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас