

Хәзерге медицина билгеләмәсе алкоголизмны системалы алкоголь куллануга, аңа кире кайтмаслык тартылуга китерүче, тискәре нәтиҗәләргә карамастан дәвам итүче авыру дип тасвирлый.
Алкоголизм үсеше алкоголь куллану күләменә һәм ешлыгына, шулай ук индивидуаль факторларга һәм организмның үзенчәлекләренә нык бәйле. Кайбер кешеләр үзләренең социальикътисади тирәлеге, эмоциональ яисә психик үзенчәлекләре, шулай ук нәселдән килгән сәбәпләр аркасында алкоголизмга күбрәк дучар була. Үсешенең төп сәбәпләренең берсе - тышкы факторларның йогынтысы. Тышкы факторларга тәрбия һәм кешенең формалашкан социаль тирәлеге йогынтысы, алкоголь куллануны (аларның «мәдәни» кулланылышын да) хуплаучы җәмәгать фикерен булдыруга юнәлтелгән пропаганда, реклама, алкоголь продукциясенең матди һәм күләм ягыннан җиңел алыштыру мөмкинлеге, алкоголь сәясәтенең үсешмәве яки дәүләтнең аңа кызыксыну белдермәве, шулай ук төрле халыкларның формалашкан мәдәни үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре керә.
Алкоголь организмга күптөрле йогынты ясый. Ул үзәк нерв системасына тәэсир итеп, йөрештә, кәефтә һәм когнитив функцияләрдә үзгәрешләр тудыра. Доза арткан саен алкоголь исерү халәтенә китерә, бу исә координациянең бозылуы, реакциянең акрынаюы белән чагыла. Алкоголь дофамин системасын активлаштыра, наркотик матдә кебек тәэсир итә, ләззәт хисе барлыкка китерә, ләкин бу бәйлелеккә дә китерергә мөмкин. Даими рәвештә начар куллану барлык эчке системалар һәм органнарның зарарлануына китерә: алкоголь мие күзәнәкләрен агулый, бавыр, ашказаны асты бизе, ашказаны авыруларына китерә, үпкә, бөерләр, эндокрин бизләр зарарлана, организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгы кими. Этанол кан әйләнеше системасында һәм йөрәк мускулларында кире кайтарып булмаслык үзгәрешләр тудыра, сидек-җенес системасы авыруларына (бөер җитешсезлеге, импотенция һ.б.) китерә, депрессия, борчылу халәтләре һәм башка психик авырулар барлыкка килү ихтималы арта.
Бу авыру аерым кешеләрнең сәламәтлеген генә җимерми, ә киң социаль, икътисади һәм мәдәни нәтиҗәләргә дә китерә. Гаилә тормышы еш кына зыян күрә, низаглар, аерылышулар һәм гаилә бәйләнешләренең таркалуы сәбәбе була. Алкоголизм белән авырган атааналар арасында үсеп килүче балалар еш кына эмоциональ һәм психологик проблемалар белән очраша. Мондый балаларда киләчәктә алкоголизм үсү куркынычы югары.
Авыр җинаятьләрнең һәм юл-транспорт һәлакәтләренең якынча яртысы спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле, ә үз-үзен үтерүләрнең 25 проценты исерек хәлдә башкарыла. Бу халәт гаять зур икътисади чыгымнар тудыра, алар дәвалану, эш сәгатен югалту һәм хезмәт җитештерүчәнлегенең кимүен үз эченә ала. Алкоголизм китереп чыгара торган психик һәм физик проблемалар сәламәтлек саклау системасына чыгымнарның артуына да китерә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аерым илләрдә дәвалану чыгымнары ел саен миллиардлаган доллардан артып китәргә мөмкин.
Алкоголизмның профилактикасында 3 дәрәҗәне билгеләргә мөмкин.
Беренчел профилактика авыруның барлыкка килүен булдырмауга юнәлтелгән һәм иң беренче чиратта яшьләрне күздә тота. Үсмерләр һәм яшьләр арасында спиртлы эчемлекләргә тартылуның барлыкка килүен булдырмау максаты куела. Моңа сәламәт яшәү рәвешенә уңай мотивация булдыручы төрле чаралар үткәрү керә.
Икенчел профилактиканың объекты - алкогольгә бәйлелекнең беренче билгеләренә ия булган кешеләр. Аның бурычы – авыруның авыр формага күчүен булдырмау, спиртлы эчемлекләр куллану ләззәт түгел, ә тормыш ихтыяҗына әйләнгән стадиягә китермәү.
Өченчел профилактика алкоголизм белән көрәшүче яки инде спиртлы эчемлекләрдән баш тарткан кешеләргә юнәлгән. Бу чаралар рецидивларны - алкогольне кабат куллануны булдырмауга һәм социальләшүгә юнәлдерелә: элекке алкоголик җәмгыятьтә нормаль тормышка кайту өчен һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ.
Алкоголь – проблемаларны чишү түгел, ә бары тик вакытлыча җиңеллек иллюзиясе, чынбарлыктан качу өметенең ялган чагылышы. Күпләребез моны белә, әмма барыбер бу тозакка эләгә. Бер рюмка аракы яки бер шешә сыра - барлык борчуларны бетерә торган тылсымлы таяк кебек тоела, берничә сәгатькә бәхет һәм уйсызлык хисе бирә кебек. Ләкин бу алдакчы хис, айну белән эреп юкка чыга, артында бушлык һәм тагын да катлауланган проблемалар гына калдыра. Исереклек узгач, проблемалар гына хәл ителми, ә тагын да катлаулана. Кешенең хәле эчүгә кадәргедән дә начарлана. Исерек хәлдә критик фикерләү сүнә, без проблемаларыбызны чишү белән шөгыльләнмибез, ә вакытлыча алардан качабыз. Бу -тирән яра өстенә пластырь ябыштыру белән бер: тыштан барысы да яхшы кебек, әмма эчтә инфекция организмны һаман да җимерә.
Хакыйкый куркыныч шунда: алкоголь әкренләп вакытлы стресстан котылу чарасыннан даими юаныч чыганагына әйләнә. Ул тормышның аерылгысыз өлеше була, үзенчә бер «допинг», аннан башка кеше үзен нормаль, бәхетле, тыныч итеп тоя алмый. Бу — шәхесне, гаиләне, эшне һәм сәламәтлекне җимерүче бәйлелек.
Организмга спиртлы эчемлекнең тискәре йогынтысын булдырмауның бердәнбер ысулы-гомумән эчүдән туктау. Әгәр дә куллану барлык рөхсәт ителгән нормалардан артып киткән икән, алкоголь бәйлелеген дәвалауны кичекмәстән башларга кирәк. Тумыштан спиртлы эчемлекләр эчү ихтыяҗы юк. Шуңа күрә бу проблеманы җиңеп була. Иң мөһимеүзеңдә яки якын кешеңдә бәйлелек булуын аңлау һәм вакытында квалификацияле ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.
Шамил ХӘСӘНШИН, район үзәк дәваханәсенең психиатр-наркологы.