Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
21 ноябрь 2025, 08:00

Сыйфатны - беренче урынга

Техника турында кайгырту – киләчәк уңышның нигезе. Рәзил Мусин исемендәге җәмгыятьтә авыл хуҗалыгы техникасын саклау һәм ремонтлау мәсьәләләренә багышланган район семинары узды. Чарага район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, дәүләт техника күзәтчелеге вәкилләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, шулай ук баш инженерлар, механиклар һәм машина-трактор парклары мөдирләре җыелды. 

Сыйфатны - беренче урынгаСыйфатны - беренче урынга
Сыйфатны - беренче урынга

Семинарның практик өлеше Р.Мусин ис. җәмгыятьнең Игмәт авылындагы машина-трактор паркында узды. Хуҗалык карамагында барлыгы 1870 гектар җир исәпләнеп, ул елдан-ел үсешә. Быел биредә техника һәм ындыр табаклары өчен ике яңа ангар төзелгән. Көзге кыр эшләре төгәлләнүгә карамастан, 5 мең гектарга якын туңга сөрәсе калган.

Чарада эштән бушаган ашлык җыю техникасы игътибар үзәгендә булды. Биредә катнашучыларга машиналарны саклауга куюның һәм хуҗалыкта ремонт эшләрен оештыруның дөрес ысуллары күрсәтелде. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин техниканы саклау ысуллары һәм кагыйдәләре турында сөйләде.

Арытаба семинарда катнашучылар машина-трактор паркында булып, ремонт эшләре барышын карады. Инженер Илдус Хәйбрахманов бу җәһәттән һәр эш участогын җентекләп күрсәтте. Бүгенге көндә хуҗалыкта бар куәткә тырмалау агрегатларын тәртипкә китерү эшләре бара. Аларны сыйфатлы ремонтлау өчен тәҗрибәле үз эше осталары Фәвәрис Исмәгыйлев һәм Илсур Ямалтдинов тырышлык сала. 

Фикер алышуда шулай ук тармакның алдынгы компанияләре - «Башсельхозтехника», «МастерДизель», «Акрос РБ», «Армада», «Илеш РТП» һәм «Агросила» җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. Алар авыл хуҗалыгы техникасын һәм запас частьләрне диагностикалау, ремонтлау һәм сату буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде, игътибарны өстенлекләргә һәм бәя сәясәтенә юнәлтте.

Семинар ахырында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев узган елга йомгаклар ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде, авыл хуҗалыгы техникасына хезмәтләндерүнең һәм ремонт өлкәсендә даими камилләштерүнең мөһимлеген ассызыклады.

Гүзәл НОГЪМАНОВА.

Сыйфатны - беренче урынга
Сыйфатны - беренче урынга
Сыйфатны - беренче урынга
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас