

Гади генә авыл тормышын, гаилә хәлләрен, каенана һәм килен, ир-хатын, күршеләр белән мөнәсәбәт, авылдагы кызыклы хәлләр хакында үз чыгышлары аша тамашачыга җиткерде. Һәр рольне килештереп уйнаулары белән спектакль башланганнан алып ахырына кадәр тамашачы игътибарын үзенә җәлеп итте.
Тамаша барышында залда утыручыларның кайсы берәүләре үзләренең яшьлек елларын искә төшергән кебек тоелса, кемнәрдер спектакль геройларында үз язмышында булган хәл-вакыйгаларны да таныгандай булды. Әлбәттә, тамашадагы вакыйгалар көлкегә корылган булса да, артистлар авторның әйтергә теләгән төп фикерен ачып бирә алды. Чөнки гаиләдә бер-береңә булган ышаныч, ир белән хатын арасындагы мәхәббәт ныклы, каенана белән килен бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булмаса гаилә таркала. Әйе, гаилә әгъзалары бер-берсе белән ачыктан-ачык сөйләшмәү, авылдагы гайбәт сүзләргә ышану-фажигага алып килә.
Рифат Галләмов, Розалия Шакирова, Илфас Галләмов, Роза Шакирова, Илсөяр Брысьева, Әнисә Нурисламова, Венер Зиннәтуллиннар үз чыгышлары аша тамашачыны көлдерә-көлдерә тормыш асылын аңларга, гаилә кыймәтләрен саклап калырга, кеше сүзенә түгел,ә бер-береңә ышанырга кирәк икәнлеген тамашачыга җиткерде.
Зинфира МИНҺАҖЕВА. Югары Яркәй авылы.