

Донецк Халык Республикасы халкын яклау һәм аның территориясен азат итү буенча махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Рубен Хәсәнов IV дәрәҗә «Георгий тәресе» билгесе белән бүләкләнде.
Р.Хәсәнов - Батырлык ордены, «Батырлык өчен», генерал Шәйморатов, «Русия патриоты» медальләре кавалеры, Төньяк Кавказдагы контртеррористик операцияләрдә катнашучы, махсус хәрби операция ветераны. Ул үз теләге белән Ватанны саклаучылар сафына махсус операция башлангач китә. Соледар янында төркем белән чолганышка эләгә, пехотага каршы минага эләгеп, аягын югалта. Хәрби госпитальдә озак дәвалана. Сигез ай тернәкләнгәч, өенә кайта.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды аша спорт протезы ала. Рубен Хәсәнов - Уфада һәм Сочида узган “Ватанны саклаучылар Кубогы”нда катнашучы. 2023 елның ноябрендә СВО ветераннары командасы составында ул «Ватанны саклаучылар Кубогы» төбәкара спорт чарасында катнашып, ядрә белән ату буенча ярышларда беренче урынны алды. Тормыш иптәше Альмира белән гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәләр. Ветеран патриотик чараларда актив катнаша.