

1932 елда авылыбызда озак елларга исәпләнгән мәктәп ачыла. 1933 елда минем әтием, Хәнәфи Тимербай улы беренче сыйныфка укырга керә һәм бик яхшы билгеләргә генә укый, укытучы сөйләгәнне бик тиз отып ала. Ул вакытта минутлап укыту ярышы оештыралар. Бер минутка кем ничә сүз укый. Менә шул ярышта әтием иң өлгер жиңүче була. Сүзләрен ачык, аңлаешлы итеп, күп укый. Менә шул үткерлеге аңа жәмгыять арасына кереп китәргә ярдәм итә дә инде. Ул чорда мәктәптә күбрәк ир-егетләр укыта. Клубта спектакльләр күп була, суфлер да тәлап ителә. Укытучылар Хәнәфине тәкъдим итәләр. Рөхсәтне әтисеннән, я абыйсыннан алырга кирәк, ул укучы гына бит әле. Бу вакытта абыйсы, Гыйниятулла Сакаев авыл советы секретаре булып эшли, укымышлы кеше булып исәпләнә. Ул мәдрәсә укыган, гарәпчәне үзләштергән. Әтисе аны авылда “килешү мәктәбендә” дә, Чакмагыш районы Рәҗәп авылында бухгалтерлык курсында укыткан. Әтиемне укытучылар абыйсыннан сорап, кич алып китәләр, төнлә тамаша беткәч китереп куялар. Шулай итеп ул сәхнә тормышы белән дә таныша башлый. Вакыт үтү белән, үзе дә пьесаларда уйный. Шул осталыгы аны үз гомеренә юлдаш булып озатып бара. Аз гына төп эшеннән буш вакыты булса, ул сәхнәдә балкый. Картәтием Тимербай саратский гармун алып бирә, авыр вакытларда ул күңел ачкычы була. Әле дә аның өч гармуны бар, берсен гомеренең соңгы елларында сатып ала.
1939-1940нчы уку елында Рсай жидееллык мәктәбен тик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Яркәй урта мәктәбенә сигезенче сыйныфка укырга килә. Жәйге каникулларда колхозда эштә йөри. 1941 елда сугыш башлангач, фронтка киткән өлкәннәр урынына Теләкәй МТСына трактор бригадасы учетчигы итеп билгелиләр.
1943 елның гыйнвар ае. 1925 елда туган егетләргә повестка килә башлый. “12 егетне гыйнвар аенда (17 яшь тулганга өч кенә ай) Ворошилов ис. Одесса пехота училищесена алып киттеләр. Бүздәк станциясенә кадәр атларда бардык. 17 яшьлек егетләр ниләр уйлап, нинди жырлар башкарып киткәннәрен яшьлек кичергән һәр кеше аңлый. Без дүрт егет бер атта, әтием Тимербай Сакаев илтә бара, икенче улын сугышка озатканда үзе дә китеп һәлак булырмын дип уйлады микән”, - дип хәтерли иде әтием.
Алты ай укыгач, Мәскәү өлкәсе Ступино шәһәрендә 17нче гвардия һава десанты бригадасына җибәрәләр. 1944 елның августында Белоруссиянең Старые Дороги шәһәрендә дивизия яңадан фор-малаша һәм генерал-майор Виндушев җитәкчелегендә 106нчы гвардия укчы дивизиясе дип үзгәртелә. Соңрак ул генерал-полковник В.Глаголев командалык иткән 9 нчы гвардия армиясенең 38нче Вена һава-десант корпусы составына кертелә. Әтине 355нче полкка билгелиләр, аның командиры полковник Фирсов була.
1945 елда совет гаскәрләре әкренләп Европа шәһәрләрен азат итә. Әтием дивизиясе маршал Ф.И. Толбухин командалык иткән 3 нче Украина фронты составында Венгрия, Австрия, Чехословакияне азат итү өчен хәлиткеч сугышларда катнаша.
Февральдә аларны Будапешт районына күчерәләр. Анда Балатон дигән матур күл була. Күпмедер вакыттан соң аның тирәсендә авыр сугышлар башлана. Әтием дивизиясенә тулысынча бер танк корпусы юнәлтелә. Венгрия җирендә беренче каты алышта әтием берничә немец танкын граната белән юк иткән өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Гаҗәеп бер вакыйганы хәтерли иде ул. Венгриянең Мор шәһәре өчен авыр алыш бара, хәрби кирәк-ярак җитми. Шул чакта аларга күрше полк ярдәмгә килә. Пулемётчыларның берсендә ул фронтка бергә киткән авылдашы, дусты Әхмәтшәриф Мирзаяновны күрә. Алар бер-берсен кардәшләрчә кочаклап күрешәләр һәм яңадан сугышка керәләр. Ләкин фашистлар белән булган иң хәлиткеч сугышлар әле алда була. Немец, яраланган ерткыч кебек, соңгы көчен биреп, каты каршылык күрсәтә.
Раба елгасын кичеп, алар Австрия-Венгрия чиген уза һәм Винер-Нойштадтка якыная. Ул Венага 26 чакрым ераклыкта урнашкан һәм башкалага юлларны каплый. Апрель башында частьләр Лейта елгасын кичеп, шәһәрне кинәт һөҗүм белән ала. 13 апрельдә чират Венага җитә.
Әтием сугышкан 38 нче гвардия укчы корпусы бу сугышларда дошманга зур югалтулар китерә. Сугыштан соң хәрби җитәкчеләр мемуарларында болай дип язалар: «Иң зур уңыш 38 нче гвардия һөҗүме полосасында күзәтелде». Күпләр хәрби бүләкләргә лаек була, ә әтием III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Арытаба Чехословакияне азат итү дәвам итә, майның берничә көне эчендә алар аның территориясе буенча якынча 200 км юл үтә, шәһәр һәм авылларны азат итә. Аларга Влтава дип аталган тагын бер матур елганы кичәргә туры килә. Аның уң ярында, 5 нче Америка армиясе солдатлары белән очрашкан урында, Германиянең капитуляциясе турында хәбәр алынганнан соң, 1945 елның 11 маенда әтиемнең җиңүле юлы тәмамлана.
Һәм шуннан соң да аның взводы Праганың көньягында урнашкан Писек шәһәрендә хезмәт итүне дәвам итә. 1945 елның июнендә аны Будапешт янындагы Текель шәһәренә күчерәләр. Һәм бары тик 1946 елның июнендә генә алар Тула шәһәренә кайталар, анда аның дивизиясе югары исем-106 нчы Кызыл Байраклы, Кутузов орденының II дәрәҗәле Тула Гвардия Һава-десант дивизиясе исемен ала.
Туган авылына минем әтием сугыш беткәннән соң өч ел узгач кына — 1949 елның маенда кайта. Биредә аңа сугыштан соңгы җимереклек, ир-ат кулларының кискен җитешмәве белән көрәшергә туры килә. Безнең авылдан фронтка якынча 500 кеше киткән, һәм бары тик 204 яугир генә Җиңү белән әйләнеп кайткан.
Минем кадерле кешем язмышы билгеләгән барлык сынауларны намус белән уза- хәрби юл үтә, тыныч тормышта намус белән хезмәт итә, гаилә кора, тәрбияле балалар үстерә. Һәм һәрвакыт чын кеше булып калырга тырыша. Үз гомеренә, сугыштан кайткач, кайда гына эшләргә туры килми аңа. Трактор бригадасында учетчы, бригадир, фермада хисапчы, озак еллар колхозда звено башлыгы, төгәл һәм жаваплы кассир вазифасын башкара, күп орден-медальләргә лаек була.
Җир кешесе булды, жирне яратты, кирәк вакытта ярдәмгә ашыкты. 70 нче елларда колхоз профсоюз оешмасы булдырылгач, ул рәисе итеп сайлана һәм озак еллар аны намуслы башкара. Әтием 52 еллык хезмәт стажы белән ( сугыш еллары да кереп) хаклы ялга чыкты. Бервакытта да мин ялда дип өйдә кул кушырып утырмады, үлчәүче, склад мөдире булып эшләргә дә туры килде. Өстәвенә, 16 ел буе авылның имамы буларак халыкны дингә, иманга әйдәде. Ул шулкадәр намуслы кеше иде.
Әтием 12 ел элек якты дөньябызны караңгыга күмеп, йөрәк-бәгырьләребезне өзеп, күңелләргә тирән, төзәлмәс яра салып, безнең арабыздан китеп барды. Тарихта үзенең матур исемен калдырган, илебезне, җиребезне явыз дошманнан азат итүгә үз өлешен керткән, тыныч тормышта илебезне күтәрү өчен хезмәт иткән, балаларына гомер биреп, тәрбияле итеп үстергән бөек герой – әтиебез, һәрвакыт безнең күңелләрдә яши.
Зөһрә САКАЕВА. Рсай авылы.