Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 ноябрь 2025, 09:00

Авылым тарихы - матур хатирә

Хәмитҗан Фәтхлислам улы Фәтхлисламовны авылда белмәгән кеше юктыр. Ул Кызыл Йолдыз авылында туа. Балта остасы була. Колхозда төрле эшләр башкара. Туган авылының тарихын буыннанбуынга җиткерү максатында язылган хатирәләре бихисап. «Мин бу язмамны үзем белгәннәрдән, элекке картларның сөйләгәннәрен искә төшереп, хәтердә калганнарын язып карарга булдым. Кем дә булса укып чыгып, элекке дәвер белән хәзерге чорны чагыштырып карар», - ди иде ул. Кызганыч, Х.Фәтхлисламов 2005 елда мәрхүм. Гәзит укучылар игътибарына аның хатирәләрен тәкъдим итәм.

Авылым тарихы - матур хатирәАвылым тарихы - матур хатирә
Авылым тарихы - матур хатирә

Авылым тарихын язарга утыргач, күп уйландым. Узган дәвер күренешләре, яшәү-гомер итү шартларының төрләре, үзгәрешләр... Күп вакыт үткән. Дөрес, мин язучы да, шагыйрь дә, рәссам да түгел. Әгәр дә рәссам булып, авылның урнашкан урынын, тирә-як күренешләрне төшерә алсам - бик матур картина килеп чыгар иде. Безнең авылның бит тирә-ягы – урман. Анда бик күп төрле җәнлекләр һәм кошлар яши. Агыйдел һәм Базы тугайларындагы әрәмәләрдә пешкән җиләкләрнең, шомырт, карагат, бөрлегән, камырлык, гөлҗимеш һәм баланнарның исәп–хисабы юк. Күп төрле дару үләннәренә дә бай безнең табигатебез. Болын һәм печәнлекләр бик күп. Бу хакта алда ачыграк язармын әле.

Тугайдагы күлләрдә балык бик күп була торган иде. Базы елгасы бик матур һәм аның суы чиста иде. Ерак та түгел Агыйдел ага, пароходлар йөри. Безнең авылга тау башыннан әле дә йөк төягән баржа – буксирларның йөзгәне күренеп тора. Язгы ташкын вакытында су бик нык күтәрелә – тарала иде. Безнең авылның тавын төшкәч тә, көймәгә утырып йөзеп китеп була иде. Ә хәзер язгы су күтәрелми, чөнки хөкүмәт Базы һәм Агыйдел буйлап дамба салдырды. Яз көне башта Базыда, аннан соң гына Агыйделдә боз китә.

Язгы су җәелгәндә без - авыл яшьләре, дәвернең авыр вакыты булса да, су буена җыелабыз, уен – көлке, җыр – моң белән көймәләрдә йөзәбез. Ул вакыттагы 1928 – 1935нче елгы яшьләр бик күп идек. Башка авыллардан да яшьләр көймә белән киләләр иде. Ул вакытлар инде сагынып сөйләрлек булып истә калган.

Гәзит битләрендә, журналларда күп кенә авылларның тарихы, элек нинди хәлдә булуы, нинди шартларда эшләп яшәүләре, нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүләре турында язмалар бастырыла. Сирәк булса да телевизордан да күрсәтәләр. Кешелек дөньясы берничә мең еллар яшәп хәрәкәт итеп килгән. Алга таба көннән-көн үзгәрешләр белән яшәвен дәвам итә. Ә тормышта яшәү рәвеше - төрлечә, шулай булырга тиештер дә.

Безнең авылның урнашкан урыны урман җире булып, ашлык чәчәрлек урыннар бик аз булган. Октябрь революциясенә кадәр халыкка җирне өлешләп бүлеп биргәннәр. Гаиләсендә ничә ир-егет бар, шуларга жирәбә салып бүлгәннәр. Ә хатын-кызларның, кыз балаларның бу өлешкә хокуклары булмаган – аларга җир бирмәгәннәр. 

Хәзерге Кызыл Йолдыз җиренең агачлары төпләнеп, тазартылып, Базытамак авылы халкы биредә иген чәчүлекләрен киңәйткән. Монда бигрәк тә арыш культурасы яхшы уңыш бирә торган булган. Иртәрәк тә җитешкән, сыйфаты да яхшы булган. “Имәнлек арышы“, - дип мактап сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Монда имән урманы булган. Шуннан алынган инде “Имәнлек арышы“ дигән атама . Ә тау астындагы басуда тары культурасы яхшы уңыш биргән. Ләкин урман якын булгач, кыргый кошлар күп булган. Тары басуына чыпчыклар ияләшкән. Культура өлгергәч, хуҗалары алмашлап басуны чыпчыклардан саклаган. Бездән өлкәнрәк кешеләрнең “Тары басуын саклаганда“, - дип сөйләгәннәре хәтердә калган.

1926-1927 нче елларда зур авыллардан яшәргә уңайлы урыннарга күчеп, авыл корырга хөкүмәт тарафыннан рөхсәт бирелә. Базытамак авылыннан күчәргә теләгән кешеләргә ике урыннан җир бирәләр. Берсе шушы Йолдыз авылы урнашкан урын, икенчесе Бүләк авылы була. Барысы да ныклап эшләрдәй гаиләле 16 хуҗалыкка Йолдызга күчәргә языла. Ул вакытта колхоз булмый әле. Күчәсе хуҗалыклар барысы да атлы, мал – туарлы була.

1. Сәфиулла Заһидуллин (Сафый карт дип йөртәләр). 3 улы була, утырган урыны хәзерге Миңнехан Тимербаев урыны. Уллары - Гыйльман, Хөрмәтулла, Шәфигулла. Кыз балаларын белеп бетермим.

2. Гали Ситдыйков. 3 улы була - Нигъмәтҗан, Әхмәтканиф, Хәмит.

3. Шакир Хәсәнов. 4 улы була - Миңнемөхәммәт, Шәмсемөхәммәт, Нурмөхәммәт (яшьли үлә), Рәвил. Утырган җире – хәзерге Суфиян Ганиев яшәгән урында.

4. Габидулла Төхбәтуллин. Күчеп килгәч озак яшәми, чирләп үлә. Мөхәммәтзыя исемле малае да яшьли чирләп дөнья белән хушлаша. 3 кызы була.

5. Камалетдин Сәрваров. “Камали“, дип йөртәләр. Картлар арасында бердәнбер язу таныган кеше була. Авыл шушы урынга күчкәндә, язу-сызу эшләренә аны йөртәләр. Элек район булмаган, волость дип йөрткәннәр. Безнең бу тирә Этәй волостена керә, буйсына. Камали шул волостьтә эшләп ала. 2 улы, 3 кызы була. Уллары – Әлтаф, Әзһәм. Хәзерге көндә ул урында кече улы Әзһәм яши.

6.Хәйретдин Фәтхетдинов. Уллары Мөхәммәтҗан, Сәетгали, Шәмсегали. Урынында әле кызы Клара әнисе белән яши.

Фәнис СӘФИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас