Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 ноябрь 2025, 06:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Ел саен мул уңыш устерүче Калинин исемендәге колхоз районда гына түгел, бәлки Русия Федерациясендә дә алдынгыларга әверелә.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге барДанлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

1937-1938 елларда 1918,5 гектар мәйданда уртача 17,37 центнер уңыш җыеп алып, 1939 елда Мәскәүдә авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашу хокукына ия була. Анда колхоз I дәрәҗә диплом, йөк машинасы, 10 мең сум күләмендә акчалата премия, ә З.Кнәзханов алтын медаль белән бүләкләнә.

Колхоз турындагы сүзне йомгаклап, район гәзитендә язылган мәкаләдән бер өзек китерәсе килә:

“Калинин исемендәге колхоз колхозчылары югары уңыш яулап алу өчен көрәштә намус белән эшләүләре нәтиҗәсендә быел һәрбер гектардан уртача 20 центнер бөтен культуралар буенча барлыгы 245 мең пот иген уңышы алынды. Югары уңыш яулауда беренче һәм дүртенче бригада эшчәннәре аеруча зур уңышка иреште.

Беренче бригада колхозчыларыннан 456 хезмәт көне эшләүче Фәрвәҗ Сираев, Фатыйма Гәрәева, Фатыйма Рәхимова, Гайнекамал Шәрипова, Әсма Хисаева кебек сокланырлык эш үрнәкләре күрсәтүче стахановчылар бар”.

Район тарихында ул елларда даими рәвештә мул уңыш үстерүче, терлекчелекне алга җибәрүче “Кызыл юл” (Базытамак авылы), “Фән” (Лаяшты), “Ишкар” (Ишкар), “Кызыл Фронтовик” (Йонны), Чеверев исемендәге (Чеверевка) “Ударник” (Вот.Мәнәвез), “Агыйдел” (Марино), “Иртыш” (Мари Мәнәвез), “Коммунар” (Олы Бишкурай) кебек колхозларның тырышлыгы зур урын алган, Бишкурай авыл советына караган “Коммунар”, “Лена”, “Башчишмә”, К.Маркс исемендәге (Иләкшиде), “Бердәм” (Төйлегән), Тельман исемендәге (Бәләкәй Бишкурай) колхозлар эшчәннәренең фидакарьлеге турында өлкән буын кешеләре әле дә ачык хәтерли.

1939 елның 6 маенда Бишкурай авыл Советы (рәисе Нурлыгаянов, башкарма комитет әгъзалары Ганиев, Заһидуллин, Фазлыев) районның барлык авыл Советларына, эшчәннәренә мөрәҗәгать итеп, үз территорияләрендәге колхозлар басуында һәр гектардан 14-15 центнер ашлык, 200 центнер тамыразык җыеп алырга, һәр сыердан 1500 литр сөт (исәпләү шулай алып барыла) савып алырга йөкләмә алалар һәм биргән вәгъдәләренә тугрылыклы булалар. Шул елның көзендә “Коммунар” колхозы (рәисе Н.Н.Исламов) Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша.

Бу еллар тарихка чыннан интузиазм, фидакарь хезмәт еллары буларак кергән. Колхозчыларның, барлык халыкның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә 1930-1940 елларда басуларда мул уңыш үстерелә, яшелчә, җиләк-җимеш уңа, терлекчелек алга сизелерлек адым ясый. Шуның нәтиҗәсе буларак, район Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша.

1939 елның август башында ачылган бу күргәзмәгә район, Яркәй, Теләкәй (Карабаш) МТСлары механизаторлары, районның 19 алдынгы колхозы, йөздән артык басу һәм ферма ударниклары бара. Хөкүмәт, Илеш игенчеләренең хезмәтен бәһалап, әнә шундый зур хөрмәт күрсәтә.

1939 елның 27 июнендә Югары Яркәй авылында Күргәзмәдә катнашучыларның Башкортстан Халык Комиссарлары советы тарафыннан расланган исемлеген игълан итү тантанасы уздырыла. Анда колхоз кырларыннан һәм фермалардан дистәләрчә хезмәт алдынгысы катнаша. Район оешмалары хезмәтчәннәре аларны тәбрикләп чәчкәләр бүләк итә. Бу күргәзмәдә “Ташлы тау” (Иске Кыргыз, рәисе Ш.С.Сәхәветдинов, бөртеклеләрдән колхоз уртача 17 центнер уңыш алган), “Кызыл юл” (Базытамак, С.Г.Гыйльметдинов), “Иртыш” (Мари Мәнәвез), “Донбасс” (Нәҗәде, С.Х.Хәертдинов колхоз буенча арыш культурасының һәр гектарыннан уртача 20 центнер уңыш алынган), “Агыйдел” (Марин), “Үрнәк” (Иске Дөмәй авыл Советы, Ө.И.Мөлеков, колхоз буенча арыштан уртача 18 центнер уңыш алынган), Калинин исемендәге (З.Г.Кнәзханов), М.Горький исемендәге (Яңа Аташ, Г.Ф.Фәрхетдинов), Тельман исемендәге (Бәләкәй Бишкурай, И.Х.Ихсанов, колхоз буенча арыштан 20 центнер), “Кызыл фронтовик” (Йонны авылы, С.Ә.Әсләмов), “Коммунар” (Олы Бишкурай, Н.И.Исламов, арыштан уртача 17 центнер), “Ярыш” (Олы Ялан, И.Даутов, солы культурасыннан уртача 21 центнер), “Бүләк” (ХХII партсъезд исемендәге колхоз, З.В.Вәлиев), “Кызыл кул” (Иске Аю, Ш.М.Моратов), “Красная Заря” (Шидәле, Д.М.Калигин), “Грем. Ключ” (Трикол авылы, П.И.Черепанов), “Ударник” (Вот.Мәнәвез, А.Михайлов, арыштан 17 центнер), “Искра” (Ябалак), Чапаев исемендәге (Краснояр, Биектау, М.Г.Сәмигуллин), 1 Май исемендәге (Тат. Мәнәвез, Г.Н.Нигъмәтуллин) колхозлар катнаша.

1939 елда район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 12,3 центнер уңыш җыйнап алына (партия райкомының беренче секретаре Г.Ш.Вәлиев, район Советы башкарма комитеты рәисе Ш.Н.Габдуллин, райзо мөдире Г.Н.Нәсибуллин, районның баш агрономы А.Н.Жижин). Бу Бөек Ватан сугышына кадәрге елларда район игенчеләренең иң зур җиңүенең берсе була. Мондый хезмәт җиңүе бары тик яңадан 60-70елларда гына яулана.

Язма башында билгеләнгәнчә, Күргәзмәдә катнашучы күпчелек колхозлар аның дипломнары, ә Яркәй МТСы (директоры Ш.Ә.Әхияров) Башкортстан Халык Комиссарлары советы белән ВКП(б) Өлкә Комитетының берлектәге күчмә Кызыл байрагы, күргәзмәнең беренче дәрәҗәле дипломы белән бүләкләнә һәм аерым алдынгылар аның төрле дәрәҗәдәге медальләренә лаек була. Аларның барысын да исемләү мөмкин түгел. Шулай да чагыштырмача зуррак күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны, игенчеләрне һәм терлекчеләрне атау урынлы булыр.

Игенчелек өлкәсендә: Ф.И.Имамов – “Җиңдек” (Исанбай авылы) колхозы бригадиры. Аның бригадасы арыштан уртача 20 центнер уңыш алган;

В.К.Саяпов – “Сәхи партизан” (Абдулла авылы) ул җитәкчелек иткән бригада арыштан 26,2 центнер уңыш җыйган;

Г.Ш.Шәрипов – Калинин исемендәге колхоз бригадиры, арыштан 25,1 центнер төшемгә ирешкән;

М.Я.Янтурин – Буденый исемендәге колхоз (Тәҗәй) бригадиры, арыштан уртача 20,6 центнер уңыш алган;

Л.Ш.Шәйхуллин – “Лена” колхозы бригадиры, арыштан уртача 25шәр центнер уңыш җыеп алган;

П.Федоров – “Юлдаш” колхозы бригадиры, арыштан 21,1 центнер уңыш алынган.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас