Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 ноябрь 2025, 06:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Алдынгы механизаторлар: Яркәй МТСыннан Н.Я.Яруллин “Коммунар” комбайны белән 25 көн эчендә 528 гектар мәйданның уңышын җыйнаган. Ә.С.Сәмигуллин «СХТЗ» тракторы белән ел дәвамында 726 гектар җир эшкәрткән, Х.Г.Вәлиев җитәкчелек иткән трактор бригадасы 2395 гектар, «СТЗ» тракторының һәрберсенә исәпләгәндә 938 гектар җир эшкәрткән, М.Н.Шафыйков бригадасы тракторчылары ЧТЗ тракторы белән – 3193, СХТЗ белән 1387 гектар җир эшкәрткән.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге барДанлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

Теләкәй (Карабаш МТСыннан) А.Я.Кәбиров МК-1100 маркалы машинада 1100 километр юл үткән, М.М.Хәкимов – СТЗ тракторы белән 627 гектар җир эшкәрткән, Н.Ш.Шакиров СХТЗ тракторы белән 1412 гектар җир эшкәрткән.

-Нинди күңелле минем илем! Тормыш матур, мул. Яшәгән саен яшисе һәм эшлисе килә. Күргәзмәдә катнашу миңа зур көч бирә, дәртләндерә. Алдагы вакытта мин тагын да тырышыбрак эшләячәкмен, дип яза район гәзтендә “Игенче” (Яңа Аю авылы) колхозының алдынгы ат караучысы Шәмсегали абый Акмалов.

Әйтергә кирәк, 1940 ел да район хезмәтчәннәре өчен шатлыклы була. Май аенда 1939 ел нәтиҗәләре буенча районның 55 алдынгы игенчесе һәм терлекчесе Мәскәүгә күргәзмәгә бара.

Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен. Фашистлар Германиясе башлаган 1941-1945 елгы сугыш илебез халкы һәм кешелек дөньясы кичергән иң дәһшәтле иң авыр һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе булды. Совет җирендә, көнбатыш илләрендә, соңыннан дошманның үз өнендә барган алыш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Җиңү иксез-чиксез сугыш яланнарындагы тиңдәшсез батырлык, тылда-завод-фабрикаларда, шахталарда, колхоз, совхоз басуларында миллионлаган хезмәт ияләренең фидакарь хезмәте белән яулаган.

Фронтка киткән ирләре урынына калган хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләр ачлы-туклы эшләп һәм яшәп, сугыш китергән бөтен авырлыкларны үз иңнәрендә күтәргән. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” девизы белән армый-талмый эшләп, Җиңү өчен район эшчәннәре үзенең лаеклы өлешен керткән.

Бөек Җиңүне якынайту өчен аларга моңа кадәр күрелмәгән, кичерелмәгән батырлык, хезмәт үрнәкләре, кайгы-хәсрәт аша үтәргә кирәк булган. Бу изге бурычны районыбыз эшчәннәре тулысынча тормышка ашырган.

1941 елның 22 июне, якшәмбе, җәйнең гүзәл мизгеле. Ул көн күпләрнең хәтерендә иң матур, чалт аяз һәм шул ук вакытта иң кайгылы, фаҗигале көннәрнең берсе булып калгандыр, мөгаен.Районда радио, телефон кебек элемтә чараларының бик аз санда булуына карамастан, сугыш башлану турындагы хәбәр бик тиз вакыт эчендә тарала. Шул ук көнне радио аша СССРның чит ил эшләре буенча халык комиссары В.М.Молотовның барлык совет халкына мөрәҗәгате район хезмәткәрләренә билгеле була.

Сугыш башлануының беренче көннәреннән үк район халкы дошманга чиксез нәфрәтен белдерә һәм изге көрәшкә күтәрелә. Район партия комитетында (беренче секретаре И.И. Идрисов) һәм хәрби комиссариат бүлегендә (җитәкчесе Г.М. Галин) сугыш башлану турында хәбәр алыну белән митинглар үтә. Шундый ук кыска җыелышлар район үзәгендә һәм күпчелек авылларда да үткәрелә, мобилизация башлана. Җыелышларда район эшчәннәре һәм фронтка китүчеләр дошманга нәфрәт белдереп, изге бурычларын намус белән үтәргә ант итә, күтәренке йөкләмәләр ала.

1938 елда империалистик Япония белән Советлар Союзы арасында Хәсән күле (Приморье крае) буенда барган сугышларда катнашып, батырлык күрсәткән “Ташлы тау” (Иске Кыргыз авылы) колхозы колхозчысы Галимҗан Исламгалиев үзе теләп фронтка киткәндә, район “Сталинчы” газетасы аша мөрәҗәгать итеп, болай дип язган. “Хөрмәтле райондашлар! Мин Хәсән күле янындагы героик сугышларда катнаштым. Япон самурайлары белән сугыш бик каты һәм куркыныч булды. Хәсән күле снарядлар ярылуыннан күбекләнеп кайнады. Туплар шартлавына җәрәхәтләнгән самурайларның бүре кебек улаулары, сыер кебек мөгерәүләре кушылды.

Социалистик ил сугышчылары “ Ватан өчен”, “ Сталин өчен!” дип атакага, штурмга бардылар һәм мәкерле дошманны җиңделәр.

Акылыннан шашкан Гитлерны да акылына утыртырбыз, күрмәгәнен күрсәтербез. Әйдә, совет халкының бердәмлеген, Кызыл Армиянең батырлыгын, совет коралының ныклыгын үз җилкәсендә татып карасыннар!

Мине Ленин комсомолы тәрбияләде. Мин фронтка ике орденлы Ленин комсомолы билеты белән китәм. Ул миңа фашизмга каршы көрәштә көч һәм гайрәт бирәчәк. Колхозчылар һәм колхозчы хатын-кызлар! Сез стахановча эшләгез, ә без Гитлер бандасын Хәсәндәгечә тукмарбыз!”

Галимҗан бу антына турылыклы була. Данлы сугыш юлы үтә, Берлинны алуда катнаша. Җиңү тантанасыннан соң Берлин янында 1945 елның маенда минага эләгеп һәлак була.

Югары Яркәй авылының хәзерге өченче урта мәктәп ихатасында үткән шундый бер митинг турында язган 1940-1942 елларда район партия комитетының хәрби бүлек мөдире булып эшләгән Ярмөхәммәт Хәйруллин 1942елда үзе теләп фронтка китә. Сугышның авыр юлларын үтеп, орден-медальләр тагып туган ягына әйләнеп кайта. Сугыш хакында ул түбәндәге истәлекләр язган:

-Сугыш башлану турында хәбәр таралу белән мобилизациягә җәлеп ителүчеләр район үзәгендәге урта мәктәп бинасы янына җыела башлады. Аларны озатырга туган-тумачалары, дус ишләре дә килгән иде. Мәктәп ихатасы гөҗләп торды. Митингта район җитәкчеләре, сугышка үз теләге белән китүчеләр һәм аерым хезмәт коллективлары вакилләре чыгып сөйләде. Аларның барысында да тик бер генә теләк–дошманны тизрәк тар-мар итү өчен барлык көчне юнәлтү.

Сугыш башлануның икенче көнендә үк “Сталинчы” гәзитенең ашыгыч саны чыгарылып, район хезмәт ияләренә партия һәм башкарма комитетының мөрәҗәгате басыла. Соңыннан партия-совет активы авылларда, район үзәгендәге учреждение һәм предприятияләрдә мөрәҗәгатне аңлату буенча җыелышлар һәм митинглар үткәрә. Ватанны саклау өчен изге көрәшкә күтәрелергә чакыра. Шушы патриотик чакыруга кушылып, меңнәрчә райондашларыбыз туган үскән җирләрен калдырып, аяусыз дошман белән алышка китә.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас