

7. Гыймазетдин Гайнетдинов. Бер улы, ике кызы була. Улы Акмалетдин исемле.
8. Миңһаҗетдин Гайнетдинов. Улы Сәйфетдин, Сәйфи дип йөртәләр. ШКМда (Школа коммунистической молодёжи) укып, белем ала, Югары Яркәйдә эшли. Солдатка шуннан китеп, хәрби училищеда укып, хәрби һава флотында хезмәт итә. Урынында хәзер Айдар Мәсәлимов (Хуҗин ) йорты. Бер кызы була.
9. Фәтхелислам Мосабиров. Ике улы, биш кызы була. Уллары - Фәтыйхҗан, Хәмитҗан. Урынында мин – Хәмитҗан яшим.
10. Фәсхетдин Гайнетдинов. Ике улы, өч кызы була. Уллары Мөхәммәтдин, Әкраметдин. Урынында Әкраметдин улы Данир яши. Миңһаҗетдин, Гыймазетдин, Фәсхетдин өчесе бертуган булалар.
11. Акмалетдин Нуретдинов. Авыл халкы арасында яшьрәк тә, белемле дә була. Волость районга әйләнгәч, статистика управлениесендә эшли. Өч улы - Эрнест, Рәфис, Ирек, бер кызы була. Урынында хәзер Рәфис малае Альфрет яши.
12. Зариф Хафизов. Өч улы - Фәйзелгаян, Вагыйз, Фәнәви була.
13. Мансур Вәлиев. Өч улы - Әхмәтнәгыйм, Әбелгалим, Әбелсәлих була. Урынында кече улы Әбелсәлих яши.
14 . Хөрмәтулла Вәлиуллин. Ир балалары булмый, өч кызы була. Урыны – хәзерге клуб урыны.
15. Закир Хәсәнов. Ике улы, өч кызы була. Уллары - Динислам, Мөхәммәтҗан. Урынында хәзер Мөхәммәтҗан улы Илдар йорты. Бу хуҗалыклар башлап килгәннәрдән санала.
16. Хөрмәтулла Сәфиуллин. Бер малае, ике кызы була. Улы Рәзиф хәзерге вакытта урман буендагы яңа урамда тора.
17. Гыйльман Сәфиуллин. Бер малае, ике кызы була. Малае Глүс төп урында яши. Хөрмәтулла, Гыйльман, Шәфигулла – бертуганнар.
18. Гарраф Хараҗетдинов. Күчеп килгән хуҗалыклар арасында яшьрәкләрдән санала. Өч улы була: Рәшит, Фәһим, Рәис. Урынында кече улы Рәис яши.
19. Фәтыйхҗан Фәтхиев. Фәтхлислам гаиләсеннән башка чыга. Сугыштан алда Рәфит Ситдыйков яшәгән урынга күчә. Күп тә яшәми, аны Сәмига Ситдыйковага сатып, үзе хәзерге Марат Вәлиев яшәгән урынга икенче урын алып, йорт салып, күчеп килә. Өлкәннәрдән беренчеләрдән булып Камалетдин Сәрваров, Хәйретдин Фәтхетдинов, Фәтхлислам Мосабиров, Мансур Вәлиев, Хөрмәтулла Вәлиуллин була. Алар Беренче Бөтендөнья, Герман сугышында катнашалар.
20. Муллагали Ямалетдинов (Муллаш) Йолдызда малчылыкта эшләп, төпләнеп кала. Өч малае була - Мөнәвир, Фәһим, Фәвис.
Муллагали Ямалетдинов, Акмал Нуретдинов революциядән соң гражданнар сугышында катнаша. Фәтыйхҗан Фәтхиев, Гыйльман Сәфиуллин авыл советы әгъзалары була.
Башлап күчеп утырган хуҗалыклар җыелып авылга исем эзли. Башта электән имәнлек, дип йөрткәч, “имәнлек” исемен тәкъдим итәләр. Күчеп йөргәндә язу – сызу эшләре артыннан Камалетдин йөргәч, “Камали “ исеме кушыйк, диешәләр. Камалетдин риза булмый.
Базытамак ягыннан караганда югары күренгәч, әйдәгез, “Йолдыз“ кушыйк, дип әйтәләр. Йолдыз кебек һәрвакыт балкып торсын дип, шул исемгә тукталалар.
Күчеп килгән хуҗалыкларның барысының да эш атлары, каралты – куралары була. Шулай оешып, рәтле генә яшәп китәләр. Ләкин бу озакка бармый. 1929 – нчы елларда шәхси хуҗалыкларны берләштерергә хөкүмәт колхозлашу дигән закон чыгара. Башлана коллективлаштыру, булган атлар берләштерелә. Җитештергән икмәкне кем күпме эшли, хезмәт көненә шуннан бүлешле була. Колхоз өчен оешу чоры бик авырлык белән бара. Бер өлеш халык бик теләми, икенчесе шундук берләшә. Ни уйларга белмәгәннәр дә күп була.
Шушы чорда элек мулрак яшәгәннәргә, колхозга керергә теләмәгәннәргә, муллаларга зур күләмдә салым салып, штраф формасында түләтәләр. Чуалыш башланып китә. Күпләрне кулга алалар, бу кеше “кулак“ дип, сөргеннәргә озаталар. Безнең авылда бу репрессиягә эләгүче кеше булмый. Ә Базытамактан бик күп кеше эләгә. Исән –сау урап кайтучылар бик аз була.
Хөкүмәт бу чорны сыйнфый көрәш дәвере дип тарихта калдыра. Репрессиягә эләккән хуҗалыкларның булган малларын тартып алалар. Колхозга кергән кешеләрнең атларын, эш коралларын бер җиргә җыялар. Бу урынны “общий двор“ дип йөртәләр.
Безнең авыл хуҗалыкларының “общий дворы“ Риф Шакиров яшәгән урында була. Берләшкән гомум хуҗалыкка Йолдыз исеме кушып, “ Йолдыз“ колхозы дип эш башлыйлар. Колхоз рәисе Камалетдин Сәрваров, счётоводлары яки исәп – хисап эшләрен алып баручысы Закир Хәсәнов була. Атлар күп исәпләнеп, халык эшчәнлек күрсәтә, басулар да әйбәт кенә уңыш бирә.
Фәнис СӘФИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре.
(Дәвамы бар).