Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
28 ноябрь 2025, 07:00

Бергә булыйк, бердәм булыйк

Илеш районы башкортлары корылтаеның 30 еллыгына багышланган тантаналы чара “Бергә булыйк, бердәм булыйк” девизы астында узды.

Бергә булыйк, бердәм булыйкБергә булыйк, бердәм булыйк
Бергә булыйк, бердәм булыйк

Район мәдәният сараенда район башкортлары корылтаена багышланган тантаналы чара узды. Анда Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Президиум әгъзасы, махсус хәрби операция ветераны Ринат Култоманов, Илеш районы башкортлары корылтае рәисе Илшат Сибәгатуллин, муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, махсус хәрби операция ветераннары һ.б. катнашты.

Туган телне, тарихны, гореф-гадәтләрне, үз тамырларыңны өйрәнү корылтай эшчәнлегендә аерым урын алып тора. Бу җәһәттән Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү зур әһәмияткә ия. Дөресен әйтергә кирәк, кешеләрнең тамырлары, үткәне белән кызыксынуы арта – авыл мәдәният учакларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәр елны оештырыла бу мөһим чара. Аны үткәрүдә районның тарих-туган якны өйрәнү, Муса Гәрәев, белем бирү учреждениеләрендәге музейлар, авыл аксакаллары, педагоглар, китапханәчеләр актив катнаша, якыннан торып материал белән ярдәм итә. Аерым кешеләр хәтта республика, район архивларына да мөрәҗәгать итәләр. 

Милли спорт төрләрен үстерүгә дә игътибар зур. Бигрәк тә көрәш, ат чабышлары һ.б. милли уеннар күпләрне җәлеп итә. “Кара-юрга” ат-спорт комплексының даны республикада гына түгел, Русия чикләрендә дә билгеле дисәк, һич тә арттыру булмас. Шулай ук крестьян-фермер, шәхси хуҗалыклары башкорт токымы атларын үстерү белән шөгыльләнә.

Бездә төрле милләтләрнең һәм халыкларның үзара хөрмәт итешүе һәм хезмәттәшлекнең кабатланмас бай тәҗрибәсе тупланган. Кайбер максатлы, атап әйткәндә, башкорт халкын тергезү һәм үстерү; республика халыклары телләрен саклау, өйрәнү, үстерү; мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү; республика халыклары фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү буенча программалар эшли. Гореф-гадәтләрне, йолаларны тергезүгә, онытылып барган традицияләрне кайтаруга да игътибар зур. Моның ачык мисалы буларак, һәр авылда үткәрелүче “Кичке уен”, “Каз өмәсе”, “Ураза бәйрәме”, “Карга боткасы” һ.б. халыкның көтеп алган, яраткан чарасына әйләнде. Аларда киң җәмәгатьчелек актив катнаша. Башкорт халкының борынгы уен коралы булган курай да тормышыбызга ныклы үтеп керде. Хәзер райондагы концертлар, бәйрәм чаралары ансыз үтми. Балаларның әлеге уен коралына кызыксынуы арта, район сәнгать мәктәбендә курайда уйнарга өйрәнәләр.

Халыклар арасында дуслыкны, төрле төбәкләрдә яшәгән милләтләрнең бәйләнешен ныгыту мөһим роль уйный.  Халыклар арасында дуслыкны, төрле төбәкләрдә яшәгән милләтләрнең бәйләнешен ныгыту мөһим роль уйный. Илеш-Баймак районнары дуслыгы – моңа ачык мисал. Әйткәндәй, ике арадагы дуслыкка узган елда 60 ел тулды. Ике арадагы бәйләнеш, үзара авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәни өлкәләрдәге хезмәттәшлек ике төбәк халыклары өчен дә кирәкле, кадерле.

Милли кием көне районыбызда зур оешканлык белән үтә. Балалар бакчалары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авылда эшләп килгән башкорт фольклор ансамбльләре, китапханәчеләр, район мәгариф, мәдәният эшчәннәре активлык күрсәтә. Төрле флешмоб, мастер класслар үткәрелә.

Түшелдерек ясау осталары Әнисә Саттарова, Көнсылу Насртдинова, Зәйтүнә Шәрифҗанованың эшләре мактауга лаек. Аларның иҗат җимешләре район, республика дәрәҗәсендә үткән күргәзмәләрдә зур урын алып тора.

Илеш районының “Агинәйләр ҡоры” җәмәгать оешмасы (җитәкчесе-Галимә Галиева), БР халыклары дуслыгы йортының Илеш районындагы М.Гәрәев ис. филиалы (милли-мәдәни үзәкнең әйдәүче белгече Гүзәл Нурыева) яшь буынны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда ныклы терәк булып тора.

Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан игълан ителгән “Аек авыл” конкурсы быел алтынчы тапкыр үткәрелде. Бу конкурста Илеш районыннан 2019 елда Җәйләү, 2020 елда Дөмәй, 2021 елда Исанбай, 2022, 2023 елларда Теләкәй авыллары катнашты. Теләкәйлеләр 200 мең сум сертификат белән бүләкләнде. Агымдагы елда Кужбахты авылы халкы әлеге бәйгедә район данын яклаячак.

Әйе, халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә районда җитди игътибар бирелә. Башкорт халкының мәдәниятен үстерү, аның бай тәҗрибәсен тарату буенча да күрсәтер эшләребез бар.

-Башкорт халкы гасырлардан-гасырларга милләт үсешендәге мөһим мәсьәләләрне шушы рәвешле корылтайларда тикшергән, теләк-омтылышларын митингларда гына түгел, зур җыеннарда белдерүне өстен күргән. Үз чиратында, мөһим форумнар карарлары Русия дәүләтчеләре үсешендә, һичшиксез, исәпкә алынган. Моннан 30 ел элек, 1995 елда Башкортларның Бөтендөнья корылтае Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов Указы белән үткәрелә. Безнең районнан да төрле өлкәләрдә эшләгән алдынгылар катнаша анда. Корылтайның төп бурычы – халкыбыз сагында тору, аның телен, тарихын, рухын, гореф-гадәтен саклау, аларны борчыган проблемаларны хәл итү. Безнең район республикада тотрыклылык һәм иминлек утравы булып тора, халыкның милли мәдәнияте үсеше өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Милләтебезгә хезмәт итү белән бәхетле без. Гомумән, корылтай әгъзалары белән эшләве җиңел: кемгә генә мөрәҗәгать итмә, чын мәгънәдә, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Безнең чараларда мәдәният, мәгариф һ.б. оешма-учреждение хезмәтчәннәре ихлас катнаша, - диде үз чыгышында Илшат Әнәс улы Баш корткорылтаеның 30 еллык эшчәнлегенә байкау ясап.

Арытаба муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров районда башкарылган эшләргә тукталып, катнашучыларны милли мәдәниятебезне яңа дәрәҗәгә күтәрүгә, телне өйрәнүгә һәм аны саклауга корылган планнарны, югары идеяләрне бергәләп тормышка ашырырга чакырды. “Илеш районына, ягьни безгә карап, тоташ республикага бәя бирәләр. Без “М 7” трассасы ягыннан “капка” булып торабыз. Район территориясенә үтеп керү белән кешеләр республика дагы хәл-вакыйгалар хакында фикер йөртә. Шуңа да безгә икеләтә, хәтта өчләтә җаваплылык йөкләтелгән. Район нинди хәлдә булса, республикага да тоташ шун дый бәяләмә бирелә”, - дип тәмамлады чыгышын Игорь Владимирович.

Корылтай кунагы Ринат Уразбай улы илешлеләрнең Бөтендөнья башкортлары корылтае карарларын тормышка ашыруда актив булуларын, шулай ук махсус хәрби операциядә яугирләрнең сынатмавын, батырлы гын билгеләп үтте, тизрәк илебезгә тынычлык килүен теләде.

Фикер алышуда Дүртөйле юл ремонт-төзелеш ида рәсенең Илеш районы участогы начальнигы, 2007 2016 елларда район башкортлары корылтаен житәк ләгән Рубин Галимов, М.Гәрәев ис. милли-мәдәни үзәгенең әйдәүче белгече Гүзәл Нурыева, «Балкыш» әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова, тарихчылар Фидан Мәрвәров, Рөстәм Камалов, “Агинәйләр ҡоры” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Галимә Галиева, ветеран укытучы Зәкия Нурыева нәкъ милләтләр арасында туганлык, бердәмлек тудыручы чараларның аерылгысыз тәрбияви нәтиҗәләре, шәҗәрәләрне өй рәнергә, белергә кирәклеге турында сөйләделәр һәм киләчәктә эшне оештыру буенча үз фикерләрен җит керделәр.

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Аны башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, Илеш районы башкортлары корылтае әгъзасы Альмира Гыймазова алып барды. Биредә кул эшләреннән торган күргәзмә үзенчәлеге белән җәлеп итте.

Район корылтае эшендә, башкорт теленә, халыкка, тарихка сөю тәрбияләүдә, милли йолаларны пропаган далауда актив катнашкан өчен бер төркем илешлеләр бүләкләнде.

Киләчәктә дә Бөтендөнья башкортлары корылтае халкыбызның мәдәниятен, тарихын тергезүдә, яшь буынны тәрбияләүдә актив эшчәнлек алып барсын. Корылтай барлык башкорт оешмалары белән тыгыз бәйләнештә, методик һәм мораль яктан ярдәм күрсәтә. Без моны тоеп яшибез һәм шуның өчен рәхмәтлебез.

Лира ШАМИЛЕВА.

Бергә булыйк, бердәм булыйк
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас