Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
28 ноябрь 2025, 11:00

Яктылык бүләк итүче Лилия

“Башкаларга яктылык бүләк итү өчен кояшны үзеңдә йөртергә кирәк», - дигән девиз белән яши Лилия Рәсил кызы. Чынлап та, еш кына аңа :«Син безне кояш энергиясе белән зарядлыйсың!» дигәнне ишетергә туры килә. Сүзем хезмәттәшем Түбән Яркәй лицееның педагог-психологы, география укытучысы Лилия Мослыхова турында.

Яктылык бүләк итүче ЛилияЯктылык бүләк итүче Лилия
Яктылык бүләк итүче Лилия

Укытучы - һөнәр генә түгел, ул булмыш булырга тиеш. Лилия Рәсил кызына бу сәләт тумыштан бирелгән, дисәм дә, хата булмас. Әнисе Нәзлия Солетдин кызы гомере буе Югары Яркәйдәге коррекцион мәктәптә укытучы булып эшләгән, лаеклы ялдагы хезмәт ветераны. Әтисе Рәсил Сәләх улы (мәрхүм) балаларын тәрбияләүдә зур көч салган. Аны яратып, сагынып, җылы сүз белән еш кына искә ала педагог.

«Абыем Рәмил миңа бар яклап та үрнәк, мине бәләкәйдән ук абыйларча яклап, саклап килә ул»,- ди Лилия Рәсил кызы. Абыйсы Рәмил дә Башкорт аграр - технология колледжында абруйлы укытучы.

Реабилитация үзәге, социаль приют, коррекцион мәктәп - Лилия Рәсил кызының хезмәт юлы үткән учреждениеләр. Түбән Яркәйдәге лицей ачылганнан бирле биредә эшли.

Укытучы эшенең ныклы түземлек, тырышлык таләп иткәнен аңлый үз һөнәре остасы. Ә психолог буларак балаларның үзенчәлекләрен тирән белүе белән беррәттән, үзенең өстендә даими эшли педагог, заман яңылыкларыннан калышмый, дәресләрен үткәргәндә яңа технологияләр куллана. Аның өчен өлгәшә алмаган укучы булмый. Һәрберсе үзенә хас ниндидер сәләткә ия. Аларны ачу, үстерү өчен балаларга эшләр бирә, күзәтә, нәтиҗәләр ясый, ата-аналары белән киңәшләшә. Нәтиҗәдә - укучылар география, психология буенча төрле конкурсларда җиңә, имтиханнарны уңышлы тапшыра.  Болар барысы да тырыш педагогның - тыңгысыз хезмәте җимеше.

Тәнәфес вакытында укучылары Лилия Рәсил кызын уратып алып яңалыклары белән бүлешәләр, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алалар. Ул җитәкләгән шәйморатовчылар сыйныфы да лицейда алдынгылар сафында. Әле учреждениедә психология айлыгы бара, төрле кызыклы әңгәмәләр, диспутлар үтә, укучылар тестлар эшли, сүрәтләр төшерә.

Шәхси тормышына килгәндә, Руслан Фәнил улы белән корган тату, матур гаиләдә өч бала үсә. Уллары Әмир УТЭК студенты, кызлары Аделя белән Айлиана Түбән Яркәйдәге лицейда яхшы билгеләргә генә укый. Галләмовлар гаиләсенең үзләренең генә традициялары, күмәк эшләре бар.

«Бездә иң беренче урында - өлкәннәргә хөрмәт, ихтирам. Әниләребезне еш кына кунак итәбез. Алар һәрчак иң түрдә. Эш алдыннан киңәшләшәбез, юлга чыкканда теләкләрен теләп, безне озатып калалар. Балалар бу мөнәсәбәтне күреп үсә», - ди Лилия Рәсил кызы.

«Тормыш булгач төрле хәлләр булырга мөмкин. Авырлыклардан куркмый, алга барырга кирәк. Кыенлык характерны гына ныгыта», дип укучыларына һәрвакыт кабатлый тәҗрибәле педагог. Уйлап карасаң, бик тә дөрес сүзләр.

Укытучы ул белем бирүче, үз үрнәгендә тәрбияләүче, еллар дәвамында укучыларның уңышларын күреп куанучы, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы. Укытучы шулай ук, күңеле белән һәрчак яшь калып, дөньяны балалар күзлегеннән күрә белүче, яхшылыкка омтылучы кеше дә. Мөгәллимә хезмәте, дәреслектә язылганны укучыларга аңлату гына түгел, балаларны алдагы тормыш дәресләренә хәзерләү, дөньяны танып белергә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүдән дә гыйбарәт. Әлеге сыйфатларның барысына да ия язмам герое. Сезгә эшегездән ямь, тәм табып, озак еллар эшләргә насыйп булсын, хөрмәтле Лилия Рәсил кызы!

Лариса СӘХИБГӘРӘЕВА, Түбән Яркәйдәге лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас