

Ул – тырышлыгы, уңганлыгы, эшсөярлеге белән зур уңышларга ирешкән. Бүгенге көндә аның Югары Яркәйдә урнашкан “Сөембикә” бөдрәханәсе, “Обойлар” магазины уңышлы эшчәнлек алып бара.
– Иң беренче таләп: олыны – олы, кечене кече итеп, кеше белән уртак тел табып сөйләшә белергә кирәк. Икенчедән, тырышлык булырга тиеш. Өченчедән, эчке ныклык – барган юлыңнан тайпылмаска, куелган максатыңа ирешергә. Бар нәрсәне дә планлаштырырга күнеккәнмен. Башланган эшне икенче көнгә калдырырга яратмыйм. – ди Ләйсән Хәбил кызы.
Ләйсән тормыш иптәше Илдус Юныс улы белән ике бала – Аскар белән Тимурны тәрбиялиләр. Аскар шушы көннәрдә армия сафларына юлланды. Аларның заманча төзелгән йорты – Түбән Яркәй авылының күрке. Ихаталары да, йорт эче дә уңган хатын-кыз яшәвенә ишарәләп ялт итеп тора: бар җирдә пөхтәлек, чисталык, матурлык, зәвыклылык.
Әйе, башкаларга үрнәк булырлык эшкуар хатын-кыз башкача яши дә алмыйдыр. Шулай да, ничек кенә булмасын, ул тәү чиратта яраткан хатын, назлы әни, нәзәкатьле ханым булып кала.