Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 ноябрь 2025, 06:00

Ихтирамлы һәм игътибарлы

Авыл Советы хезмәткәрләре өчен иң мөһиме – кешелеклелек, чөнки аларга көн саен халык белән эшләргә туры килә.

Ихтирамлы һәм игътибарлыИхтирамлы һәм игътибарлы
Ихтирамлы һәм игътибарлы

Барлык халыкның урындагы үзидарәгә мөнәсәбәте аларның һөнәри сыйфатларына бәйле. Сүлте авыл советы авыл биләмәсендә 25 ел дәвамында эшләр белән идарә итүче булып хезмәт салучы Лариса Ревнер кызы Сабированы һәркемгә кечелекле, игътибарлы, ярдәмчел булганы өчен ихтирам итә дә инде сүлтелеләр.

Ул Карабаш авылында туып-үсеп, урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад бүлегенә укырга керә. “Салават Юлаев” колхозында баш бухгалтер буларак башлый беренче хезмәт юлын. Назыйф Таһир улын очратып, Илфир һәм Альфирга гомер бүләк итәләр, матур гомер кичерәләр. Кызганыч, гаилә башлыгы авыр чирдән бакыйлыкка күчә.

Лариса Ревнер кызы үз эшен яхшы белә, ә иң мөһиме — һәр кәгазь артында конкрет кеше торуын аңлый, халык про блемалары һәм мәшәкатьләре белән яши. Гражданнар мөрәҗәгать иткән һәр хәл белән ул тулысынча танышып, эшнең асылына төшенергә тырыша. Аның фидакарь хезмәте Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бәяләнгән. 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас