Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 ноябрь 2025, 10:00

Изге һөнәр иясе

Дөньяда иң изге, иң соклангыч һөнәрләрнең берсе – әлбәттә, табиб һөнәре.

Изге һөнәр иясеИзге һөнәр иясе
Изге һөнәр иясе

Ул башкарылган хезмәткә бар күңелне бирүне, төпле белем һәм түземлелек кебек сыйфатлар булуны таләп итә. Район үзәк дәваханәсендә үз һөнәрләренең осталары булган, ныклы белемле һәм райондашларның ихтирамын-абруен яулаган табиблар, шәфкать туташлары хезмәт сала.

Башкортстан медицина университетын уңышлы тәмамлаганнан соң 2009 елда участок терапевты буларак туган районында эш башлаган иң зур мактауларга лаек райондашыбыз - Алсу Рүзәл кызы Иламанова шушы еллар дәвамында үзен намуслы, тирән белемле белгеч, үз һөнәренең чын остасы итеп танытты. Тәҗрибәле табиб-кардиолог, функциональ диагностикалау табибы (эхокг, холтер экг үткәрә) дәвалауның заманча ысулларын яхшы белүен күп тапкырлар үз хезмәте, йөзләгән коткарылган гомерләр белән исбатлады.

Бар күңелен һәм фидакарь, тынгысыз хезмәтен якташларына, аларның сәламәтлеге сагында торуга багышлаган АлсуРүзәл кызы матур уңышларга ирешкән. Йомшак сүзле, ачык йөзле булганы өчен халык ихтирамын яулаган шәфкать иясе гаиләсендә сөекле хатын, ягымлы әни дә. Тормыш иптәше Илдар Вилсор улы белән ул һәм кыз тәрбиялиләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас