

Юлия Ивановна тумышы белән Краснокама районы якларыннан. 1996 елда Мари - Мәнәвез авылына килен булып төшә. Шушы авылның уңган егете Аркадий Шәйхулла улына кияүгә чыга. Байдугановлар гөрләтеп дөнья көтә башлый.
Ю.Байдуганова 1996 елдан алып бүгенгәчә XXII партсъезд ис. кооперативның ныклы терәге булып тора. Үз һөнәренең нечкәлекләрен белә, таләпләрне төгәл үти. Намуслы хезмәте белән хуҗалык җитәкчелегенең ышанычын яулаган ул, коллективы да хөрмәт итә. Яшьләргә үрнәк булып, алар белән теләп тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Юлия Ивановна эшендә үрнәкле булса, гаиләсендә яраткан әни. Тормыш иптәше Аркадий Шәйхулла улы белән биш балага – Жанна, Ростислав, Юстина, Ксения, Татьянага гомер бүләк итәләр. Бүгенге көндә алар якыннарына ярдәмләшеп, шатлыклы хәбәрләре белән сөендереп кенә торалар. Оныклары Мирослав та Байдугановларның олы куанычы.