

Ул һәр вакытта да ягымлы күз карашлары белән иркәли, кирәк чакта төпле киңәшләрен бирә. Илеш авылында гомер кичерүче Айсылу Ситдыйковага бу сыйфатларның барысы да хас.
Иске Нәдер авылында туып-үсеп, буй җиткергән матур кыз Илеш егете Рәүдәт Раил улына кияүгә чыга. Яшьләр тырышып дөнья көтә башлыйлар, берсеннән-берсе матур дүрт улга һәм бер кызга тормыш бүләк итәләр. Иң өлкән уллары Раушан “Илеш” кооперативында уңышлы эшләп йөри. Раушат, Айназ, Айзат, Арина - мәктәп укучылары. Ситдыйковларның тату гаиләсендә тәрбия алган балалар акыллы, эшчән һәм изгелекле булып үскәннәр. Йорт-кура эшләренең барысын да белеп, барсын да җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгәннәр, мал-туар асрауда, кош-корт, бакча үстерүдә бар көчләрен салып ярдәм итә алар.
Ситдыйковлар гаиләләре белән районда, республикада уздырылган конкурсларда актив катнаша, призлы урыннар яулыйлар. Өстәвенә, җыр-биюгә дә маһирлар.
Агымдагы елда Айсылу Алексеевна “Ана даны” медале белән бүләкләнде.