Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
30 ноябрь 2025, 03:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле әниләр! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән дөньядагы иң күркәм бәйрәм – Ана көне белән ихлас котлыйм.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Ана булу – җаваплы һәм изгелекле бурыч. Хатын-кызлар өй җылысын саклап кына калмый, бар көчен, белемен, тәҗрибәсен бала тәрбияләүгә багышлый. Сез үзегезнең эш сөярлегегез, алдыгызда торган бурычларны үтәүгә җаваплы каравыгыз, кешелекнең иң гүзәл сыйфатларын киләчәк буыннарда тәрбияләүгә салган зур ихтыяр көчегез, мәхәббәтегез белән җәмгыятьнең терәге дә, ышанычы да булып торасыз. Хатын-кызга бала карауда ярдәм һәм бу максатта билгеләнгән пособиеләр, льготалар, киләчәк буынның рухи, физик үсеше өчен булдырылган шартлар – болар барысы да изге күңеллелек, шәфкатьлелек, ышаныч, тугрылык символы булган ана алдында баш ию, рәхмәт әйтү, ихтирам, сөю билгесе.

Кадерле әниләр! Сезнең балаларыгыз, якыннарыгыз укудагы һәм хезмәттәге уңышлары, җылы сүзләре, изге эшләре белән генә сөендерсен. Йортларыгыз һәрчак үзара аңлашу, иминлек, муллык һәм бәхеттән балкып торсын! Барыгызга да гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе һәм сәламәтлек телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас