

Югары Юлдаш авылында туып-үскән кыз 10 сыйныфны тәмамлагач, колхозда бер ел дунгызчылык фермасында эшли. Укуны дәвам итү теләге аны Уфа шәһәрененең беренче педагогия училищесының тәрбияче бүлегенә алып килә. Диплом алган яшь белгеч Ябалак балалар бакчасына җитәкче вазифасында хезмәт юлын башлый, арытаба Югары Юлдаш балалар бакчасына күчерелә. Иске Татыш авылы егете Айрат белән чәчләрен чәчкә бәйләгәч, дөньяларын түгәрәкләп сабыйлар дөньяга килә. Гөлшат, Гүзәл, Глүсә, Айбулат, Айгизә, Шамил – әти-әнинең зур куанычы, терәге.
Гөлназ Иске Татыш авылында өч дистә елга якын мәдәният өлкәсендә эшли. “Икең бергә җигелеп тартсаң дөнья йөген, бар эшкә дә җитешәсең, тормыш матур, яшәү рәхәт тоела. Бүгенге көндә дүрт оныгыбыз- дүрт куанычыбыз бар”, - ди бәхетле ана.