

Ләкин өч һәм аннан күбрәк бала аналары, киресенчә, зур тату гаиләдәге сөю һәм бәхет бөтен кыенлыкларны юкка чыгара, дип исәпли.
Түбән Яркәй авылыннан Зинира һәм Рушат Әвсаховлар күркәм гаилә корган. Гаилә башлыгы себер якларында вахта ысулы белән эшләсә, Зинира - район үзәк дәваханәсендә кадрлар буенча белгеч. Аларның язмышларын бәйләвенә 14 ел. Бергәләп биш бала тәрбиялиләр: бер кызлары һәм дүрт уллары бар. Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә Азалия – 6, Айрат – 5, Алмаз 2нче сыйныфта белем ала, Камил белән Аскар 6нчы балалар бакчасына йөри.
Әвсәховлар заманча, күркәм йорт төзеп чыкканнар. Ихата тутырып кош-корт, мал-туар асрыйлар. Бар эшне дә бердәм булып, бергә башкаралар.
Агымдагы елда Зинира Фларис кызы “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
– Бу медаль безнең тормыш иптәшем белән икебезгә уртак, чөнки аның ышанычлы иңеннән, ярдәменнән һәм таянычыннан башка безнең зур гаиләбез дә булмас иде, – ди Зинира Фларис кызы.