Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 ноябрь 2025, 12:00

Йортның яме, нуры әни белән

Уяндыкта яшәүче Алсу РӘШИТОВА гаиләсендә сөекле тормыш иптәше дә, яраткан әни дә.

Йортның яме, нуры әни беләнЙортның яме, нуры әни белән
Йортның яме, нуры әни белән

Урта белемгә ия булгач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария бүлеге буенча кызыл дипломга ия була. Хезмәт юлын Чияле Әтәч авылында урнашкан дуңгызчылык комплексында бригадир булып башлап җибәрә. Эш белән беррәттән, читтән торып, Башкорт дәүләт аграр университетында укый. 2008 -2015 елларда Кушнаренко техникумында, Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри лицейда ветеринария фәннәре буенча укыта. Арытабан “Илеш ветеринария станциясе” ДБУда хезмәт сала. Бүгенге көндә Исанбай ветеринария участогында мөдир вазифасын башкара.

Тормыш иптәше Ильсур белән ул һәм кыз үстерәләр. Авылда үрнәкле, хезмәт сөючән, соклангыч тормыш алып баручы гаиләләрнең берсе булып торалар. Хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар, умарта тоталар. Авыл җирендә эш күп булуга карамастан, балаларын район үзәгенә гитара һәм рәсем түгәрәкләренә йөртәләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас