Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
2 декабрь 2025, 11:00

Кеше хезмәте белән матур

Чулпан ӘХИЯРОВА һөнәре буенча – китапханәче. Уфа китапханә техникумында китапханәче белгечлеге буенча укыганнан соң, 1991 елдан Ишкар авыл китапханәсе филиалында муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе системасында эшли башлый, аннары Йонны авыл китапханәсе филиалында хезмәт сала.

Кеше хезмәте белән матурКеше хезмәте белән матур
Кеше хезмәте белән матур

1996 елдан бүгенге көнгә кадәр Базытамак авыл китапханәсендә китапханәче булып тырышлык сала. 2014 елдан Базытамак авыл китапханәсе модельле китапханә статусын ала һәм "Балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү һәм уку үзәге” статусында эшчәнлек алып бара. Чулпан Рәвил кызы биредә эшләгәндә үзен компетентлы, белемле, квалификацияле белгеч буларак таныта. Белемнәрен көндәлек эшендә оста куллана. Вазыйфалы бурычларын үтәүгә җитди карый, югары эшкә сәләтле. Китапханәнең матурлыгы, андагы уңайлылык, мәгълүмат бирү тәртибе, китап укучыларның күплеге – болар барысы да китапханәченең зур тырышлыгы нәтиҗәсе.

Чулпан тормыш иптәше Илдус Әхнәф улы белән уллары Илнарны тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операция зонасында хезмәттә. Улларының илен, Ватанын саклаулары белән горурлана алар, исән-имин җиңү белән кайтуын тели.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас