Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 декабрь 2025, 11:00

Изге күңелле пешекче

Сабыйларның туклануы – баланың физик һәм психик үсешен тәэмин итүче мөһим факторларның берсе.

Изге күңелле пешекчеИзге күңелле пешекче
Изге күңелле пешекче

Рациональ туклану балаларның яхшы физик һәм нерв-психик үсешен тәэмин итә, йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра, эшчәнлекне һәм чыдамлыкны яхшырта. Шул рәвешле, пешекчеләргә сабыйларны тукландыру буенча иң зур җаваплылык ята.

Пешекче Флүния Галиулла кызы Әсмәндиярова Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасында 30 ел балаларны тәмле ашлары белән сыйлый. Ике ел кече тәрбияче булып эшләгәннән соң, 1995 елда пешекче вазифасына күчерелә. Ризыкны әзерләү технологиясеннән тайпылмыйча, җиренә җиткереп эшли. Ул пешергән ризыкларны балалар яратып ашыйлар. Ашханәгә кайчан керсәң дә, чисталык, тәртип урнашкан.

“Ашарга әзерләү - хатын-кызның көндәлек эше, шуңа күрә пешекче һөнәрен үзләштерү бер дә авыр булмады. Гомумән, пешерергә, камыр белән эшләргә яратам. Өйдәгеләрне дә тәмле ризыклар белән сыйларга тырышам. Тормыш иптәшем Рәеф Наил улы белән ике ул - Рафаэль һәм Динарны үстердек, алар икесе дә гаиләле, сау-сәламәт булсыннар”, - ди ул.

Аның кулы белән әзерләнгән һәр ризыкта күңел җылысы барлыгы тоела. Флүния Галиулла кызы бүген биш оныгы - Аделина, Радик, Данияр, Рамина һәм Азамат өчен яраткан картәни дә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас