

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шул чордан бирле җәмгыять әлеге категориянең проблемаларын хәл итүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларның иҗтимагый - социаль, мәдәни, икътисади һәм спорт тормышында актив катнашуына ирешү кебек юнәлешләрдән чыгып үз эшчәнлеген алып бара. Бүгенге көндә районда 2632 инвалид яши, шул исәптән 202е - I группа, 834е – II, 1196 - III группа. Шуларның 117е - балалар. Аларның күбесе җәмгыять әгъзасы булып тора.
Җәмгыятьнең кешелеклелек дәрәҗәсе аз якланган гражданнар категориясенә - балаларга, пенсионерларга, инвалидларга бәйле. Шул рәвешле, сәламәтлекләре чикләнгәннәр өчен бик күп эшләр башкарыла. Авыл советы авыл биләмәләренең һәр җирлегендә оештырылган беренчел оешмалар инвалидларның тормыш шартларын яхшырту, аларга төрле ярдәм күрсәтү буенча конкрет эш алып бара, законнар, боерыклар, программалар үтәлешен тәэмин итә. Бу җәһәттән Игмәт, Яркәй һәм Ябалак авыл биләмәләрендәге башлангыч оешмаларның уңай эшен бәяләү урынлы булыр.
Без пенсияләрне, айлык һәм ташламалы түләүләрне вакытында алабыз, үтенечләребез, теләкләребез игътибарсыз калмый һәм алар, мөмкин кадәр, урыннарда хәл ителә. Моның өчен без илебез, республика Хөкүмәтләренә, җирле җитәкчелеккә - муниципаль район хакимиятенә, аның башлыгы И.Мостафинга рәхмәтлебез.
Муниципаль район Советы, «Гаилә» Төньяк-көнбатыш районара үзәгенең Илеш районындагы бүлекчәсе, район Пенсия фонды идарәсе, хакимиятнең Яшьләр сәясәте, физик культура һәм туризм буенча комитеты, ветераннар советы, “Мәдәни-ял итү үзәге” МБУ, «Добро» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге коммерция булмаган автономияле оешма, район мәгариф идарәсе, район үзәк дәваханәсе, республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Илеш районы буенча территориаль бүлеге, социаль страховкалау фонды, авыл советы авыл биләмәсе хакимиятләре, хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм аларның җитәчеләре көндәлек мәсьәләләребезне хәл итүдә якын ярдәмчеләребез булып тора.
Хәзер шундый бурыч куела: инвалидлар туганнары һәм үзләре кебек үк сәламәтлекләре чикләнгәннәр белән аралашу гына түгел, җәмгыятьтә тулы канлы тормыш белән яшәү мөмкинлегенә дә ия булырга тиеш. Җәмгыять нәкъ шундый юнәлештә сәясәт алып барып, аның әгъзалары республика, район ярышларында, төрле иҗтимагый, мәдәни һәм спорт чараларында, сайлауларда, өмәләрдә актив катнашырга тырыша.
Арт-студия - сәламәт яшьтәшләре җәмгыятендә инвалид балаларны һәм сәламәтлеге начар булган балаларны социаль адаптацияләү мәйданчыгы, аларның социаль-коммуникатив, танып белү, иҗат потенциалын арт-терапия белән шөгыльләнү аша үстерү.
2022 елда Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүчеләр булдык. Откан грант суммасы 495350 сум тәшкил итте. Район балалар модельле китапханәсе базасында Президент грантлары Фонды тарафыннан тәкъдим ителгән РФ Президенты грантын кулланып, «Яктырак бул» арт-студиясен булдыру проекты уңышлы тормышка ашырылды һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Президент грантлары фондына «Забава» театр студиясе проектына гариза бирдек. Ул Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 5-8 сыйныфларын укучыларын театр эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерәчәк.
Район үзәкләштерелгән китапханә базасында 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән гражданнар өчен «Иҗади чәчәк ат!” арт-студиясе эшли. Район өчен мондый арт-студия төзү проектын тормышка ашыру гаять зур алгарыш булды. Проект инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән гражданнарга карата толерант аңны үстерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә яшь волонтерларның катнашуына зур әһәмият бирелә. Проект нәтиҗәләрен яктырту һәм гомумиләштерү, җәмәгатьчелек игътибарын социализация, инвалид кешеләрне үстерү проблемаларына җәлеп итү - проектның иң мөһим бурычларының берсе.
2025 ел Русиядә Ватанны саклаучылар, ә Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Шул уңайдан без әлеге категория балалар өчен традицион сабантуй үткәрдек. Бу чара безнең районда өченче тапкыр үткәрелә. Илеш, Дүртөйле, Яңавыл районнарыннан, Кандра поселогыннан, Нефтекама шәһәреннән балалар әти-әниләре белән бергә бәйрәм кунаклары булды. Без балалар һәм өлкәннәр өчен, аларның уңайлы тормышы һәм социализациясе өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз.
Әйтергә кирәк, болар барысы да инвалидларның сәламәт тормыш алып баруы, барыннан элек, бу максатта районда тиешле шартлар булдырылуы турында сөйли. Моның чагу мисалы – Башкортстан Республикасы буенча социаль фонд бүләкчәсенең клиентлар хезмәте базасында инвалидлар һәм ветераннар өчен өлкән буын аралашу үзәге булдырылуы.
Үзәк аралашу даирәсен киңәйтергә, иҗатны үстерергә булышлык итә, компьютер һәм финанс грамоталылыгына өстәмә өйрәтү мөмкинлеге бирә. Аралашу үзәкләренә килүчеләр өчен төрле мастеркласслар, спорт дәресләре, туристик, мәдәни чаралар үткәрелә, укыту дәресләре һәм консультацияләр уздыру өчен төрле өлкә белгечләре чакырыла.
Шулай ук Югары Яркәйдәге М.Гәрәев ис. спорт мәктәбендә (тренажер залы) барлык категория инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтелә. 2 нче балаларяшүсмерләр спорт мәктәбенә (бассейнга) инвалид балалар бушлай йөри, ә барлык категория инвалидлар өчен 50 процент ташлама ясала. Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калганнарга һәм мохтаҗларга «Шәфкатьлелек» фондыннан акчалата ярдәм күрсәтелә. Ел саен Өлкәннәр һәм Инвалидлар көннәре, сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында төрле спорт чаралары югары дәрәҗәдә үткәрелә. Инвалидлар көне уңаеннан инвалид балаларга (117 пакет) бүләккә пакетлар таратылачак.
Инвалидлар хакында хәстәрлек күрү, кайгыртучанлык сыйфатыннан җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен билгеләргә мөмкин – алда күрелгән чаралар, һичшиксез, шуңа ачык дәлил. Аларда сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернаты коллективы һ.б. һәрвакыт актив катнаша.
Тагы шуны билгеләргә кирәк: җәмгыятькә инвалидлар өчен эш урыннары булдыру, предприятиеләрдә аларга квоталар бүлү, коляскалардагылар урам буйлап ирекле йөри алсын өчен «Үтемле мохит» программасын тормышка ашыру – болар да хәстәрлекнең бер күренеше һәм барысы өчен дә рәхмәтлебез. Шулай ук чаралар, спорт ярышлары үткәргәндәге якын ярдәмнәре өчен спонсорларга – хуҗалыклар, оешмалар җитәкчеләренә, эшкуарларга да ихтирамыбыз, рәхмәтебез зур.
Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Инвалидлар көне власть кына түгел, ә сәламәт гади кешеләр дә әнә шуларга колак салсын, игътибарлы булсын өчен билгеләнә дә инде. Бар нәрсә өчен власть җаваплы дип карарга ярамый, һәр кешегә сәламәтлеге чикләнгәннәр хакына гомум эшкә үз өлешен кертергә була. Кайбер чакта ихлас, гади елмаю да бәхетле итә ала, чөнки, сер түгел, инвалидларга күп очракта аралашу да җитми. Шуны истә тотып, әлеге категориягә игътибар күрсәтсәк, аларның барлыгын онытмасак иде.
Фәвис ГАРИфУЛЛИН, район инвалидлар җәмгыяте рәисе.