

Саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәте мөһим. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да кирәк бит.
Теләкәй авылында яшәүче Ләйсән Әмирҗанова әлеге катлаулы һәм зур көч сорый торган һөнәргә 19 ел гомерен багышлый. «Илеш МТС» җәмгыятендә ул алдынгы хезмәткәрләрнең берсе. Аның карамагында 50дән артык сыер исәпләнеп, һәр малдан көндәлек уртача 18 килограмм сөт савып алуга ирешә. Ләйсән саву аппаратларын чиста тота, эш урынында һәрвакыт тәртип. Хезмәттәшләре арасында ихтирамлы һәм абруйлы.
Тормыш иптәше Фәвис тә биредә хезмәт сала - ферма мөдире булып эшли. Ләйсән Әмирҗанова уңган хуҗабикә дә. Үзләренең шәхси хуҗалыкларында күпләп мал-туар асрыйлар. Бакчаларында бәрәңге, төрле яшелчәләр үстерәләр. Тату гаилә һәр эшне бергәләп башкара. Кызлары Алина һәм Алия үзаллы тормыш көтә.