

Бу истәлекле дата уңаеннан район үзәк китапханәсендә зур әдәби чара узды: “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, журналист һәм язучы Зөһрә Исламованың “Талгат Рахманов. Легенда земли Илишевской” китабы тәкъдир ителде.
Чарада Тәлгать Рахмановның кызы Светлана, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, китапның мөхәррире — “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре, Ш.Ходайбердин исемендәге премия лауреаты Илдар Фазлетдинов, автор үзе, Т.Рахмановның бергә эшләгән чордашлары, әдәбият сөюче илешлеләр һ.б. катнашты.
Зөһрә Исламова Бишкурай авылында туыпүсә. Тормыш иптәше Илгиз белән ике кыз, бер ул үстерәләр. Танылган журналист авторлыгында дөнья күргән һәм урыс, татар, башкорт телләрендәге документаль язмаларны, мәкаләләрне, истәлекләрне үз эченә алган “Талгат Рахманов. Легенда земли Илишевской” китабы аның тәүге җыентыгы гына түгел. Аның соңгы елларда берсеннән-берсе чагу бизәлешле, бай эчтәлекле дистәгә якын китабы басылып чыга. Авторның «Энҗе чәчәк», «Бәхет ачкычы», «Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә», «Яшәү яме», «Гомер йомгагы» кебек китаплары укучылар арасында тиз арада популярлык казана. Иң мөһиме, ул илешен, аның хезмәт сөюче кешеләрен данлаучы, якташларының исемен мәңгеләштерүче, милләтнең җан авазына әверелгән әһелләребезнең - якташларыбызны китапларга туплап укучыларыбызга ирештерүче.
Әлеге китапта олы шәхеснең тормыш юлы, җитәкчелек эшчәнлеге, хезмәттәшләре һәм якыннары хатирәләре, архив материаллары, әңгәмәләр, документлар урын алган. Шулай ук аңа багышланган шигырьләр һәм фотохроника укучыга тәкъдим ителә.
Басма өч төп өлештән тора: төрле елларда матбугатта дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр, Тәлгать Рахманов авторлыгындагы язмалар; якыннары, туганнары, җитәкчеләр, хезмәттәшләре, авылдашлары хатирәләре; архив материаллары һәм шигъри мирас - Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин иҗат иткән шигырьләр.
Чараны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов ачып, китапның район өчен зур бүләк булуын, балаларыбыз китапны укып, Тәлгать Рахманов, районның шул чор үсеше турында белсен өчен кирәклеге турында билгеләп үтте.
- Мин кечкенәдән үк әтиемнең зур тарихи шәхес булуын аңлап үстем. Аның турындагы истәлекләрне саклау, яңарту кирәк дип таптым. Туганнан туган сеңлемә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 45 ел дәвамында китапханәче булып эшләүче Клара Хәлиуллинага мөрәҗәгать иттем һәм ул мине Зөһрә Наил кызы белән таныштырды. Бу эшкә Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Иршатович та ярдәм итте. Шулай итеп әлеге китап барлыкка килде,- дип сөйләде геройның кызы Светлана Тәлгать кызы.
Кичәдә Зөһрә Исламова китап өстендә эшләү мизгелләре белән дә бүлеште:
-Якташларым миңа бу җаваплы эшне ышанып тапшыргач, кире кагарга хакым юк дип санадым. Тәлгать Рахманов кебек зур шәхесне тасвирлау - бер китапка гына сыймаслык эш. Светлана Тәлгать кызының, Клара ханымның шәхси архивларын актардым, Зәки Вәлиди исемендәге китапханәдә күп материаллар тупладым. Китапның нәшер ителүенә зур материаль ярдәм күрсәткән галим, икътисад фәннәре докторы Зифкать Исламовка рәхмәт. Ул, кызганыч, безнең арабызда юк, - диде автор. Ул, шулай ук, район җитәкчелегенә, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка, китапның мөхәррире Илдар Фазлетдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Ш.Ходайбердин исемендәге премия лауреаты Илдар Фазлетдинов та чыгыш ясады:
-Дөресен әйткәндә, Зөһрә Наил кызының әлеге зур хезмәткә алынуы хакында белгәч һәм китапны мөхәррирләүне сорагач, тәүдә бераз сагаеп та калган идем. Ләкин ул урынсыз булган. Редакциядә йөкләтелгән һәр эшне гаять зур җаваплылык белән җиренә җиткереп башкарган кебек, Зөһрә Исламова әлеге китап өстендә дә, һәр документка, язмага, фотога җентекле килеп, чын мәгънәсендә һөнәри югарылыкта йөзеп эшләде. Һәрхәлдә китапта КПССның Илеш районы комитетының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Лотфулла улы Рахмановның шәхесе җитәкче буларак та, гади кеше буларак та бар тулылыгында ачыла, дияргә тулы нигез бар, дип уйлыйм. Ә инде аның эшчәнлегенә, шәхесенә бәйле документлардан, истәлекләрдән, мәкаләләрдән китапта Илеш районының да, гомум республиканың да узган гасырның 60-80нче еллардагы үсешен бар тулылыгында күз алдына китерергә мөмкин.
Кыскасы, Зөһрә Наил кызы бу эшне олы җаваплылык белән югары дәрәҗәдә башкарды. Зур шәхесләрнең эшен дәвам итәрлек лаеклы шәхес ул Зөһрә Наил кызы. Бу эшләр әле башы гына, - дип билгеләде ул.
Очрашу барышында районда күренекле шәхесләр исемен мәңгеләштерүдә күрсәткән хезмәте өчен авторга Суфиян Поварисов исемендәге район премиясе тапшырылды. Шушындый ук премиягә Радик Зыязов та лаек булды.
Кичәдә “Илеш районы мәдәни-ял итү үзәге” МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Якупова, Башкортстан Республикасының атказанган агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Илеш районының шәрәфле шәхесе Анатолий Романов. Башкорт АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Илеш районының шәрәфле шәхесе Фәһим Аюпов. Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Илеш районының шәрәфле шәхесе Роберт Ибраһимов, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әнис Гарипов, Башкортостанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Русиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре, Сухомлинский медале иясе Рәмзә Ямалов, Русиянең, Башкортостанның атказанган укытучысы, Русиянең мәгариф отличнигы Сәгыйть Муллаәхмәтов һ.б. чыгыш ясап, әлеге китапның хезмәткә хөрмәт, шәхеснең бөеклегенә дан, киләчәк буыннар өчен кыйммәтле мирас булуын ассызыклады.
“Минем йөземдә — Илеш халкының легендар хезмәте!” дип аталган кичәне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, район үзәк китапханәсенең “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина үзе төзегән сценарий буенча эчтәлекле итеп алып барды.
Әдәби очрашу җыр-моң белән үрелеп барды. Тантанада Тәлгать Лотфулла улы яраткан җырлар яңгырады, Илеш төбәгенә багышланган шигырьләр укылды.
Лира ГӘРӘЕВА.