

Әлеге вакытта юлларның торышы шактый начарлана, күрүчәнлек кими, җәяүлене бәрдерү һәм каршылыклар булу ихтималы күп тапкырга арта. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә игътибарлы һәм автомототранспорт белән идарә иткәндә сак булырга кирәк.
Барыннан элек кеше факторы зур роль уйный. Иртән һәм кичен балалар - мәктәпкә, оешма хезмәткәрләре эшкә ашыга, өстәвенә, күпләре хәрәкәт итүче транспорт чараларына игътибар итми һәм турыдан-туры юл чите буйлап бара яки билгеләнгән урыннардан читтә юлга чыга. Үз чиратында, шоферлар да кагыйдәләрне боза: тизлекне арттыра, каршы як полосага чыга, хәвефсез дистанцияне үтәми. Болар барысы да юллардагы фаҗигаләргә китерә, нәтиҗәдә, райондашларыбыз төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала.
Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, диләр. Моны юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга да кертеп буламы? Әлбәттә була. Монда, иң беренче чиратта, машина йөртүчеләр үзләре зур роль уйный. Аларның һәркайсы үз транспортын көзге чорда эксплуатацияләүгә әзерләргә тиеш. Руль һәм тормоз системаларының, яктырту приборларының, шиналар торышының төзеклеге, шулай ук пыяла юдыргычларның һәм пыяла чистарткычларның төзек булуы юлдагы фаҗигадән котылырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, машина йөртүчеләр үз пассажирлары, бигрәк тә балалар турында да кайгыртырга тиеш. Аларны баланың яшенә һәм авырлыгына туры килә торган махсус утыргычлар белән генә йөртергә кирәк.
Җәяүлеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм балаларны моңа өйрәтергә тиеш.
Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.