Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 декабрь 2025, 06:00

Авылым тарихы - матур хатирә

(Дәвамы). Мин белгәндә Фәтыйхҗан абзый бригадир иде. “Кызыл юл “ колхозы районда алдынгылардан саналып, әйбәт кенә яшәп ятканда, 1936 елда көтмәгән коры ел була.

Авылым тарихы - матур хатирәАвылым тарихы - матур хатирә
Авылым тарихы - матур хатирә

Яңгыр яумый, барлы – юклы чәчкән ашлыклар көеп бетә. Бик аз күләмдә генә уңыш җыеп алуга ирешәләр. Яңа оешып килгән колхозларның икмәк запасы да бик булмый, күрәсең. Бер бездә генә түгел, нигездә, бөтен тирә-як белән ачлык башлана, авылларда ачтан үлгән кешеләр дә була. Көнгә чыксаң, соранып йөргән кешеләр, бала – чагалар күп була. Шушындый корылык 1921 елда да булган. Аны без картларның 21нче ачлык елны, дип сөйләгәннәреннән ишетеп кенә беләбез. Ә безнең Йолдыз авылы халкына Ходай Тәгалә биргән ярдәм кебек хөкүмәт эше килеп чыга. Агыйделне буарга дигән бер план белән ниндидер оешма әрәмәдә чыбык кистерә. Шунда безнең авыл халкы эшкә йөри. Анда барып эшләгән кешеләргә көндәлек икмәк бирәләр. Бик нык хәтердә минем, безнең гаиләдән икешәр кеше шунда барып эшләп, икмәк алып кайтканнары. Безнең авыл халкына бераз тамак ялгарга мөмкинчелек була. Әмма ул елны халыкның интегүе, соңыннан сөйләүләрен искә алып, язмый калдыру мөмкин түгел.

1937 елда яшәеш тагын бераз арулана башлый, колхозлар хезмәт көненә икмәк бүлеп бирә башлый. Йолдыз авылы халкына балаларын укыту авыр була, чөнки авылда мәктәп булмый. Башлангыч сыйныф балалары Иске Нәдер авылына йөреп укый. Аннары Базытамактагы җидееллык мәктәпкә йөриләр. Уку яшеннән үткән олы яшьтәге кешеләрне унар-унар йортлап бүлеп, укырга-язарга өйрәтәләр (ликбез яки наданнар мәктәбе дип йөртәләр). Аннан соң хәзерге Гремучий Ключ авылыннан югарырак элекке байлардан калган зур гына мәктәп була. Анда балалар йорты да була. Ул мәктәпне Ш.К.М. дип йөртәләр, ягъни - коммунистик яшьләр мәктәбе. Мәктәпне оештыручы директоры Стяжкин фамилияле кеше була. Бу мәктәптә укыган кешеләр нык кына белем алып чыга. Күрәсең, белем бирү сыйфатлы булган. Безнең авылдан да ике егет шул мәктәптә укып чыга Сәйфетдин Минәҗев һәм Акмалетдин Гыймазетдинов. Сәйфетдин солдат хезмәтенә кадәр районда, Яркәйдә җаваплы эштә эшли. Аннан солдатка алынып, хәрби һава флотының командирлар әзерләү мәктәбендә укып  чыга. Хезмәт итә. Акмалетдин Гыймазетдинов укытучылар курсын тәмамлап, укытучы булып китә.

Хәзерге Фәһим, Фәвәдә яшәгән урынга Мөхәммәтҗан Хәйретдинов йорт салып башка чыга. Чыга да, озак тормый сатып, Калтасы районының Чумар авылына китә. Ул урынга Базытамактан Гарраф Авзалов килә. Гарраф Фәнил Фәтхиевның әнисе яклап картәтисе була. Ул тагы озак тормый йортны урыны белән Мофаздал Хуҗинга сатып, яңадан Базытамакка китә. Мофаздал Базытамактан күчеп килә. Аның бер улы, өч кызы була. Улы - Фазылҗан. Элекке Гыймазетдин урынында яши.

Гыйльман Сәфиуллин, Фәтыйхҗан Фәтхиев авыл Советы әгъзалары була. Фәтыйхҗан абзый авыл Советы депутаты булып та сайлана. Шәфигулла Сафиуллин партия әгъзасы—коммунист була.

Колхозлар әйбәт кенә оешып эшлиләр, машина-тракторлар да кайта башлый. Әхмәтнәгыйм Вәлиев комбайнерлар курсына укырга җибәрелә. Укып кайтып, комбайнда эшли башлый. Беренче комбайнер ул була. Яше кергәч, армиягә китә.

Шулай тыныч кына яшәгәндә, 1941 елның 22 июнендә бөтен дөньяны тетрәндереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Гитлер Германиясе берничә илне берләштереп, икенче Бөтендөнья сугышы бик куркыныч булып башлана. Немец шәһәр-авылларны тармар итеп, совет иленең үзәгенә үрмәли. Сугыш башланганда Сәйфетдин Минәҗев, Акмалетдин Гыймазетдинов, Әхмәтнәгыйм Вәлиев, Шәмсемөхәммәт Шакиров, Нигъмәтҗан Галиев, Шәмсегали Фәтхетдинов армия хезмәтендә була. Сугыш башлану белән хәрби учетта торучыларны армияга ала башлыйлар. Иң башта Фәтыйхҗан Фәтхиев, Миңнемөхәммәт Шакиров, соңрак Фәйзелгаян Хафизов, Мөхәммәтдин Фәсхиев, Гарраф Хәрәҗетдинов, Гыйльман Сәфиуллин, Хөрмәтулла Сәфиуллин, Шәфигулла Сәфиуллин, Акмалетдин Нуретдинов, Мөхәммәтҗан Фәтхетдинов, Сәетгали Фәтхетдинов, Динислам Закиров, Мөхәм-мәтҗан Закиров, Әбелгалим Вәлиев, Әбелсәлих Вәлиев, Әхмәткәниф Галиев сугышка китә.

Сугыш вакытында Йолдыз авылыннан 22 кеше армияга алына һәм яу яланында катнаша.

Фәнис СӘфИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре. (Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас