

Тәҗәй авылында да халкыбызның бер бизәге – каз өмәсе булып үтте. Миләүшә һәм Рәшит Закировлар - һәркайсы авылыбызның иң эшчән, төпле нәсел кешеләре. Тырышып дөнья көтәләр, елдагыча, 33 каз үстереп, туган-тумача, күрше - тирәләрен каз өмәсенә җыйды алар.
...Мал асрап, кош- корт карап
Куанабыз барынча.
Көзен каз өмәләренә
Күрше- күлән җыела.
...Безнең «Актирәк» ансамбле кызлары да бу чарадан читтә калмады, чөнки хуҗабикә-безнең коллективның иң актив әгъзасы.
Әйтергә кирәк, Закировлар елның-елында күпләп каз, кош-корт үстереп, мул тормышта яшәгән авылдашларыбыз. Рәшит - «Игенче» хуҗалыгында озак еллар электрик вазыйфасын башкарып, әлеге көндә нефтьчеләрдә - әйдәүче хезмәткәр, Кужбахты авыл Советының инициативалы депутаты. Аның оештыруы белән СВОдагы якташ егетләребезгә күптөрле ярдәм, шул исәптән ике «Стандарт» аккумуляторы Украинага озатылды. Миләүшәбез - Тәҗәй почта бүлекчәсенең уңган почтальоны, һәр йортта көтеп алынган кеше. Гаиләдә ике ул үстереп - инде алар үзаллы тормышта, биш оныклары бар.
Каз өмәсе гөрли. Ансамбль кызлары, гармунчыбыз Рәвил Шәрифҗанов - бәйрәмгә ямь өстәп, жырлары - шаян такмаклары белән эшнең барганы да сизелми. Ирегетләр дә эшсез тормый - кем казан астына утын өсти, су китерә, кем баш-тәпи чистарта. Ә инде җыелган балалар, картәниләр- каз каурые белән мәшгуль. “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзасы, райондашыбыз Альфира Сәетгәрәева язган шигырь юллары күңелгә килә:
Каз түшләре чистартылып, Ак җепләргә тезелгән. Өем-өем күперелеп Мамыклары тезелгән. Суерылган каурыйларны Каз юлына сибәләр, Язын алар бәпкә булып Кире кайтыр дияләр.
...Иң матур мизгел - үзебезнең милли киемнәрдә, бизәлгән көянтәләргә каз түшкәләрен элеп, агымсуга чайкарга төшү! Анда инде җыр - бию, каз тәбикмәге белән самавырдан эссе чәй. Бар эшләр дә тәмамлангач, хуҗалар әзерләгән мул табын артында бәйрәм дәвам итә.
Менә шулай- халкыбызның борын-борыннан килгән матур йолаларын җиренә җиткереп, авылны гармун моңнарына күмеп, шаулап узды – каз өмәсе безнен якларда. Киләчәген дә күрергә язсын, иншалла.
Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Тәҗәй авылы.